Бәрәңге белән дәваланабыз | КИҢӘШ

Бәрәңгенең 80 проценты судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай. Бәрәңгедә шулай ук магний, калий, кальций да бар. Шуңа күрә дә әлеге «йомры гәүдәле» иммунитет, чәч, тырнакны ныгыта. Аның составында тиредәге токсиннарны чыгара торган матдә дә бар икән әле.

Составындагы калий хисабына бәрәңге организмнан шлакларны, артык сыеклыкны чыгара. Бу матдә йөрәк өчен файдалы, кан басымын төшерергә ярдәм итә. Бәрәңге ашаганда инсульт булу куркынычы кими. Магний нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта.

Бәрәңге баш авыртуын да җиңәргә сә­ләтле. Аның өчен чи бәрәңгене, боҗра­лап кисеп, берничә минутка маңгайга куяр­га кирәк. Бәрәңгедән ясалган җылы компресс тамак авыртуын, ютәл, ревма­тизм, тире ялкынсынуларын бетерергә сәләтле. Шулай ук өл бәвел куыгы ялкынсынганда файдалы. Компресс ясау өчен уртача зурлыктагы өч бәрәңгене, кабыгы белән пешереп, изә­ләр, марляга төреп, авырткан урынга куя­лар. Компрессны бәрәңге суынганчы тоталар.

Бәрәңге пешкән су да дәвалау үзлек­лә­ренә ия. Аңа тоз, май салынмаган икән, аны эч авыртканда эчәргә киңәш итәләр.

Витаминнардан тыш бәрәңгедә фолий кислотасы бар. Ул күзәнәкләр өчен бик мөһим. Шуңа да бәрәңгене бигрәк тә балаларга, яшүсмерләргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга ашарга кирәк. Фолий кислотасы гормоннар бүленеп чыгуда актив катнаша, организмны стресслардан саклый.

Бу кызык:

  • Россиядә ел дәвамында һәркем уртача 130 кг чамасы бәрәңге ашый
  • Иң зур бәрәңгене Ливан фермеры үстергән һәм 11 килограммнан артык авырлыкта булган

Фикер өстәү