Ни өчен бу видео социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган? (ВИДЕО)

Интернет киңлегендә Казанның бер автобусында ике хатын-кыз сугышкан видео пәйдә булды. Алар нәрсә бүлешә алмаганнар, ни өчен сугышырга тотынулар билгесез, ләкин җәмәгатьчелек бу видеоны болай гына карап үтә алмаган. 100 якын комментарий җыйган әлеге видео астында татарча фикер калдыручылар да бар (комментарийлар үзгәртүләрсез бирелә — ред.):

«Эй раббым, баласы шуны куреп утыра. Оят тугел микэн бала Ана каршында сугышып торуы. Эчэ белмэгэч нигэ эчэргэ кирэк диген. Мина сезнен очен оят.» 

 

«Бу ахыр заман галэмэте,ирлэр дэюс,ягьни жебегэн булыр,э хатын кыз кочле Хэм ятсыз булыр диелгэн.»

«Хатын кызнын дэрэжэсен тешереп оятсызлао ике хатын кыз сугышса алар мэнге тэмугылык»

 

«Аллам сакласын..хатын-кызлар..ир -аттан куркыныч..Колке..»


Фикер өстәү