Бушлай 15 мең үрдәк тараткан фермер: “Без тормышка шөкер итәбез” 

Тукай районында кошчылык үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Айгөл Ханова Өлкәннәр көне уңаеннан… 50 көнлек 15 мең үрдәк өләшкән. Һәм иң гаҗәбе шунда: аларны бушлай таратканнар!

Дөресен әйтик, әлеге хәбәр турында ишеткәч, без башта ышанырга да, ышанмаска да белмәдек. Ничек инде бушлай? Моның бер-бер хикмәте бармы әллә? Әлеге сорауны Айгөлгә дә бирдек.

– Бернинди дә сер юк: бу бары тик Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтү генә. Бөлгенлектә дә төшмәдек, кошларыбыз да авыру түгел. Киресенчә, быел без тагын да уңышлырак эшли башладык. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының да ярдәме бик зур булды. 20 млн сум грант алдык, – ди Айгөл.

Шушы көннәрдә алар Яңа Мусабай авылында дүртенче фермаларын ачачак. Әлегә тулы куатенә эш гөрли икән. Хановлар яңа сезонга әзерләнә.

– Райондашларга, өлкәннәргә, шәхси хуҗалыкларга менә шундый бүләк ясыйсыбыз килде. Аларга хөрмәт йөзеннән. Ә беләсезме, бу көнне никадәрле яшьләр авыллардагы өлкән яшьтәгеләрне искә төшерде? Чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә дә ярдәм итә алдык, – ди фермер.

Хәер, райондашлар дисәләр дә, бер айдан соң эшкәртеләчәк кошларны Зәй, Менделеевск, Әлмәт, Мамадыш һәм башка районнардан да килеп алганнар. Икенче көнне килүчеләр дә булган. Алар да буш кул китмәгән.

– Моның кадәр үрдәк бүләк итәрбез дип уйламаган идек башта, әлбәттә. Ләкин халык бик күп килде. Икенче көнне дә елый-елый сораучылар булды. Аларны ничек кире борып җибәрәсең инде? – ди Айгөл Ханова.

Бер кешегә билгеле бер күләмдә бирәбез, дигән чикләүләр дә булмаган. Кем күпме тели, шуның кадәр алып киткән, кыскасы. Кемдер 10-15 белән канәгатьләнсә, икенче берәүләр хәтта 150 үрдәк алган. Хәтта 280 кош алучылар да булган.

Айгөл һәм Георгий Хановлар 15 ел яшәгән Казанны калдырып кайткан булып чыкты. Дүрт ел элек авылга кайтып төпләнгән ханым әтисе юлыннан китеп, кошчылык тармагын җәелдергән.

– Хатыным гаҗәеп кеше. Аның тырышлыгы, һәр нәрсәне алдан күрә белү сәләте нәтиҗәсендә эше гөрләп китте, – дип горурланып сөйләде ире Георгий. – Бу акциябез дә тормышыбызга шөкер итү буларак оештырылды. Әйе, кешеләр бик күп килде. Мондагы хәлләрне күреп, авыл җирлеге башлыгының күзләре маңгайга менде. Халыкның да төрлесе бар… Ләкин без аларны ничек бар, шулай кабул иттек, чөнки кешеләрне яратабыз. Хәзер кешегә яхшы мөнәсәбәт җитми. Биреп булганда бирергә кирәк. Безгә Аллаһы Тәгалә ярдәм итә икән, ник әле башкалар өчен шуны эшләмәскә? Аның каравы, күпме рәхмәт сүзе ишеттек. Ул безгә алга таба да эшләргә көч бирә. Кошчылык безнең өчен эш түгел, ә яшәү рәвеше. Без иртәнге 8дән кичке 10 га кадәр эштә. Һәм эшкә дә бәйрәмгә йөргән кебек йөрибез. Шуннан тәм табып яшибез.

Чыннан да шаккаткыч. Әлеге гаиләгә чын күңелдән соклану хисе туды. Комсызланып түгел, менә шулай шөкер итеп яшәүче эшмәкәрләр күбрәк булса иде.

Зөһрә Садыйкова    


5 фикер

  1. Аллаһы Тэгалэ тапкан малларынын бэрэкэтен биреп сау сэламэт булып жан тынычлыгы белэн, иманнары тагыда нвгып намазда булып яшэргэ язсын амин

  2. Зур эш башкаргансыз! Унышлар.тазалыкта, тигезлектэ, тынычлыкта яшэргэ насыйп итсен

    1. Ай молодецлар,мондый сэдэканы БИК сирэк кешегенэ булдыра ала, Аллахэ тэгалэм кабул кылсын

  3. Ассаляму аляйкум Айгуль hэм Георгий. Аллахнын рэхмэте булсын узегезгэдэ.
    Курьэн тэфсирен укып,Аллахка баш иеп яшэп,ике дунья бэхетенэ ирешегез.

Җавап Отменить ответ