Facebook Instagram кулланучылары өчен яңа мессенджер тәкъдим итте

Facebook корпорациясе Instagram социаль челтәре өчен яңа мессенджер тәкъдим итте, аның исеме Threads. Бу хакта компания сайтында әйтелә.

Сервис «Якын дуслар» төркеменә кертелгән кулланучылар белән аралашу өчен билгеләнгән. Бу «бүлеп бирелгән, хосусый пространствода якын дуслар белән аралашуның яңа ысулы», дип ассызыклана хәбәрдә.

Мессенджер фоторәсемнәр, видеоязмалар, текст хәбәрләре һәм Stories җибәрергә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, кушымта юзер әңгәмәдәшләренә үзенең кайда булуы яки нәрсә белән шөгыльләнүе турында хәбәр итәргә мөмкин. Кулланучы конкрет мизгелдә үз статусы белән бүлешә ала һәм аның кемгә күренүен контрольдә тота ала.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү