Уфада ир-атның мәете ваннада дүрт ел яткан

Уфадагы «СССРның 50 еллыгы» урамындагы йортта бер фатирда ир-атның мәете ваннада дүрт ел яткан. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.

Бу йортта яшәүчеләр берничә тапкыр газ исе килүгә зарланып, торак-коммуналь хуҗалыкка мөрәҗәгать иткән. Иснең каян килүен озак вакыт ачыклый алмаганнар.  Торак файдалану идарәсенең бер хезмәткәре йорттагы бикле фатирның ишеген ачып карарга тәкъдим иткән.

Ишек ачып, эчкә үтүчеләрне коточкыч күренеш каршы ала. Алар ваннада фатир хуҗасының үле гәүдәсенә тап була. Билгеле булуынча, күршеләре бу фатирда яшәүчене дүрт ел буе күрмәгән. Бөтен фатир чүп-чар белән тулы һәм анда газ исе сеңгән була.

Хәзерге вакытта фатирда хокук сакчылары тикшерү үткәрә. Алдан ясалган тикшерүләр буенча, ирнең гомере криминал нәтиҗәсендә өзелмәгән. Аның чын сәбәпләрен судмедэкспертиза ачыклаячак.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү