Плед сайлыйбыз | КИҢӘШ

Салкын көннәрдә тәнегезне җылыда тотарлык плед сайлаганда кайбер киңәшләрне истә тотарга кирәк булыр. Пледларның берничә төре була.

Мәсәлән, акрил плед дигәннәре йонга аллергиясе булган кешеләргә менә дигән.  Алар югач та бозылмый, төсен югалтмый, бәя ягыннан да кулай. Йон һәм кашемир пледлар шактый кыйбат. Алар иң сыйфатлы санала. Бу пледлар, чыннан да, җылылыкны саклый. Гадәттә аларны сарык, дөя, кәҗә йоннарыннан җитештерәләр. Йон һәм полиэстер яки акрил кушылып ясалган пледлар нык була.


Фикер өстәү