2020 елга бердәм дәүләт имтиханын бирә торган көннәр игълан ителде

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2020 елга бердәм дәүләт имтиханы, төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы расписаниеләре проектларын бастырып чыгарды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

2020 елда Бердәм дәүләт имтиханы өч этапта узачак. Вакытыннан алда тапшыру чоры 20 марттан 13 апрельгә кадәр, төп вакыт 25 майдан 29 июльгә кадәр, шулай ук өстәмә вакыт 7-24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

11нче сыйныф укучылары вакытыннан алда тапшыру чоры география һәм әдәбияттан, төп имтиханнар география, әдәбият һәм информатикадан башлана. Билгеле булганча, һәр этапта өстәмә сроклар каралган.

Узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны вакытыннан алда һәм төп чорның төп вакытында, ә агымдагы елны тәмамлаучылар төп чорның төп вакытында тапшыралар. Булачак абитуриентларның аерым фәннәр буенча имтихан үткәрү вакыты туры килсә, аларны өстәмә вакытта тапшыра алалар.

«Рус теле һәм математика буенча канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр алган яки өстәмә көндә әлеге уку фәннәренең берсе буенча канәгатьләнмәслек нәтиҗә алган чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле һәм (яки) база дәрәҗәсендәге математика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарында өстәмә (сентябрь) чорда катнаша ала», — дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.

Шулай ук ведомствода 9нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы өч этапта узачагын билгеләп үттеләр. Имтиханнарны 21 апрельдән 16 майга кадәр вакытыннан алда, 22 майдан 30 июньгә кадәр төп, 7-21 сентябрьдә өстәмә вакытта тапшырырга мөмкин.


Фикер өстәү