Чаллыда трамвай җәяүлене таптаткан (ВИДЕО)

Чаллыда трамвай җәяүлене таптаткан. Шаһитлар урында төшерелгән видеоны социаль челтәрләргә куйган.

«Бүген 8:30 сәгатьтә Яшьлек проспекты буенча 17нче йорт каршында трамвай белән идарә итүче 38 яшьлек ир-ат рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган ир-атны тапткан», – дип сөйләделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт аркасында җәяүле тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән. Аның шәхесен полиция хезмәткәрләре ачыклаячак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/05/194813/


Фикер өстәү