Идел буе туристларны нинди программа белән җәлеп итәчәк?

Бездә туризмны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Кичә Идел буе федераль округында Россия Президентының вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашында узган туризмга бәйле утырышта әнә шундый фикер яңгырады.  Анда Оренбург, Мари Иле, Түбән Новгород өлкәләре губернаторлары катнашты. Татарстанны һәм бу өлкәләрне Идел буенда урнашу да берләштерә.

– Идел буе төбәгендә уникаль табигый һәм тарихи объектлар бар. Шул исәптән, Татарстанның өч объекты – Казан Кремле, Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге ЮНЕСКО тарихи объектлары исемлегенә кертелгән. Төбәктә сәламәтләндерү комплекслары һәм сәнәгать объектлары да җитәрлек. Туризм үсешенә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрү җитди йогынты ясады. Аның матчлары Казанда, Түбән Новгород, Самара һәм Саранскида үтте. Бу шәһәрләрдә шушы вакыйгадан соң туризм агымы көчәйде. Идел буе – круизлы туризм өчен дә кулай урын. Бик күп шәһәрләр Идел буенда урнашкан, – диде Игорь Комаров.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларны безнең төбәктә әлеге тармак торышы белән таныштырды:

– Узган елны Идел буе округында 9 миллион турист булып киткән. Бер көнлек экскурсияләрне дә исәпкә алсак, бу сан 14 миллионга җитә. Төбәктә күңел ачу урыннары актив төзелә. Тарихи һәм мәдәни объектлар төзекләндерелә. Туроператорлар саны да елдан-ел күбәя. Шул исәптән халыкка хезмәт күрсәтү арта һәм бу өлкәдән табыш елына 100 миллиард сумны тәшкил итә. Туризм хәзерге көндә 50 тармакка йогынты ясый. Алардан кергән салым 27 миллиард сумны тәшкил итә. Сүз уңаеннан, бу күрсәткеч соңгы дүрт елда 40 процентка артты. Моннан тыш туризм – яңа эш урыннары дигән сүз дә. Бөтендөнья туризм оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр 1000 турист – 13 хезмәт урыны булдыруга сәбәпче.

Рөстәм Миңнеханов проблемалы мәсьәләләргә дә кагылды. Бу – барыннан да бигрәк, кадрлар кытлыгы. Экскурсоводларның белем дәрәҗәсе төрле булуын истә тотып, Президент мәҗбүри аттестация кертү мәсьәләсен күтәрде. Идел елгасының суы кимүне дә телгә алды. Моның төбәккә суднолар керү санын киметүен һәм балыклар үрчүгә тискәре йогынты ясавын әйтте.

Идел буе төбәге туризмның нинди төрләрен тәкъдим итә ала соң? Бу – экологик туризм. Һәрбер җирдә диярлек табигый һәйкәлләр бар. Аларны күрсәтә белергә генә кирәк. Соңгы елларда исә балалар һәм яшүсмерләр туризмы популярлашкан. Әйтик, “Минем Россия” илкүләм проекты биш төбәктә бара. Татарстанда сәнәгать туризмы, этнотуризм буенча да махсус программалар эшли.  Төрле вакыйгалар, әйтик, Спас ярминкәсе, Сабан туе да – җирлеккә кунакларның күпләп килүенә сәбәпче. Сабан туе – Россиянең 56 төбәгендә үткәрелә торган милли бәйрәм дә әле ул.

Утырышка нәтиҗә ясап, Игорь Комаров Идел буе төбәген туризм индустриясе лидеры итеп күрүен белдерде. Рөстәм Миңнеханов исә, тулаем эчке продуктта туризм өлеше 10 процентка үсәргә тиеш, дип белдерде.

Өметләр, чыннан да, зурдан. Катнашучылар “Бөек Идел юлы” төбәкара проекты киләчәктә “Россиянең Алтын боҗрасы” кебек үк популяр булыр дип өметләнә. Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның гамәлгә керүе һәм ике көнлек, шулай ук бер атналык маршрутлар төзелү турында хәбәр итте. Әлеге юл 14 төбәкне берләштерә. Идел буйлап сәфәргә чыккан кеше төбәкнең тарихы, географик үзенчәлеге, мәдәни байлыгы һәм милли ризыклары белән таныша алачак. Әмма уңышка ирешү өчен федераль хакимият ярдәме кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның “Бөек Идел юлы” проекты кызыксыну уяткан инде. Бу хакта Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова белдерде:

– Без әлеге проектка игътибар иттек. Аны җәелдерү өчен аерым план эшләнер дип уйлыйм. Маркетинг һәм әлеге юлны танытудан тыш, аерым проблемалар да җитәрлек. Бу проект башкалары белән көндәшлектә өстенлек алсын өчен, аларны хәл итәргә кирәк.

Проблемалар дигәндә, Ростуризм җитәкчесе шулай ук Идел суының саегуы, пристаньнарның торышын телгә алды.

Сүз уңаеннан, “Бөек Идел юлы” проекты моннан ике ел элек Мәскәүдә тәкъдим ителгән иде. Ул үз эченә “Казан – Ижау – Воткинск – Пермь”, “Казан – Ульян – Языково – Болдино”, “Казан – Ульян – Самара” су юлы маршрутларын ала.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү