Татарстанда 6 яшьлек бала һәлак булган трассадагы һәлакәт видеога эләккән (ВИДЕО)

Социаль челтәрләрдә Татарстанда трассада булган куркыныч авария видеосы пәйда булган. Авариядә алты яшьлек бала һәлак булган һәм тагын өч кеше зыян күргән.

Кадрларда чит ил машинасының узып китүе һәм башка автомобиль белән капма-каршы бәрелешүе күренә. Ике машина да юл читенә ыргытылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, кичә Ромашкино-Куакбаш – Керкәле автомобиль юлының 9нчы чакрымда «КИА» руле артында 44 яшьлек хатын – кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, узып киткән вакытта маневрның куркынычсызлыгына инанмаган һәм «КИА» җиңел машинасы белән капма-каршы бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә, бер чит ил машинасының алты яшьлек пассажиры һәлакәт урынында үлгән. Авариядә шулай ук ике машина йөртүче дә, 7 яшьлек пассажир да төрле тән җәрәхәтләре алган.

 

 


Фикер өстәү