14 октябрьдә Татарстанда аналог телевидениесе эшләүдән туктый. Кайсы каналларны бушлай карап булачак?

14 октябрьдә Татарстанда аналог телевидениесе эшләүдән туктый. 20 үзәк каналны санлы форматта күрсәтә башлыйлар. Сыйфаты да яхшы булырга тиеш. Замананың әнә шул мөмкинлегеннән коры калмас өчен нишләргә?

Бу эшкә ил күләмендә ун ел элек үк әзерләнә башладылар. Күп төбәкләрдә аналог телевидениесе эшләүдән туктады инде. Бездә бу вакыйга 3 июньдә булырга тиеш иде, аннары аны 14 октябрьгә күчерделәр. Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәренә караганда, республика санлы телевидениегә күчәргә узган елның декабрендә үк әзер булган. Бу эш өчен махсус челтәр кору эше шул вакытта ук төгәлләнгән. Республикада яшәүче халыкның 99,3 проценты 20 федераль каналны югары сыйфатта карый ала. “Цифра”га тагын 25 мең йорт хуҗалыгын гына күчерәсе калган иде. Киләсе бер атнада әнә шул эшне төгәлләргә җыеналар.

Бүген телевизорны спутник яки чыбыклы, ягъни кабель элемтәсе аша карау – гадәти күренеш. Киләсе атнада буласы вакыйга андыйларга кагылмый. Антеннадан файдаланучыларга исә мондый киңәш бирәләр: телевизорда федераль канал билгесе янында “А” хәрефе булу-булмауга игътибар итәргә кирәк. Юк икән, димәк, барысы да тәртиптә. Түләүле телевидение караучыларга да борчыласы юк.

“А” хәрефе бар икән, димәк, бу кешеләр аналог телевидениесен карый һәм аларга инде чарасын күрергә кирәк. 2013 елдан соң телевизор сатып алган кешеләргә каналларны яңадан көйләү дә җитә. Ә менә искерәк җиһазның башта паспортына күз салырга кирәк. Анда сигналны DVB T2 форматында кабул итү-итмәү турында мәгълүмат булырга тиеш. Юк икән, заманадан калышмас өчен санлы приставка сатып алырга туры киләчәк.

Анысының бәясе 900 сумнан башлана. Приставкаларны көнкүреш техникасы белән сату итүче кибетләрдә һәм почта бүлекләрендә алырга мөмкин. “ВТ” хәбәрчесе Арча, Кукмара һәм Азнакай районнарындагы почта бүлекчәләренә шалтыратып белеште: приставкалар бар. Сүз уңаеннан, мондый җиһаз сатып алган кайбер кешеләргә аның акчасын да кайтаралар.

Белгечләр әйтүенчә, телевизорга приставка куюның бер авырлыгы да юк. Инде сораулар килеп чыга икән, 8-800-222-87-16 телефонына шалтыратып җавап табарга мөмкин. “Кайнар линия” тәүлек буе эшли. 1 апрельдән бирле бу телефон аша 1649 мөрәҗәгать кабул ителгән. Күбесенчә зур калаларда яшәүчеләр шалтырата: җиһазларны кайдан сатып алырга, кайсысын сайларга, приставка һәм спутникка тоташкан өчен компенсацияне кайдан алырга?

Мәсьәләне хәл итеп булмаса, мөрәҗәгать итүче янына махсус әзерлек узган волонтерларны юллыйлар. Татарстанда аларның саны ике меңнән артып китә.

– Алар һәр районда бар. Махсус киемнәре, кулларында таныклык булырга тиеш.  Волонтерлар чакырмасагыз килми, алдан шалтыратып хәбәр итәргә тиешләр. Халыкны алдап, акча эшләп йөрүчеләр булмасын өчен әнә шундый чара күрелде. Акча сорыйлар икән, түләмәгез. Волонтерлар ярдәм өчен акча алмый, – дип киңәш бирә министрлыкның матбугат сәркатибе Анна Яковлева. – Ә менә махсус ширкәтләр түләүле хезмәт күрсәтергә мөмкин. Әмма аларны да, кирәк булган очракта, “кайнар линия”гә шалтыраткач, тәкъдим итәләр.

Татарстанда санлы сигнал килеп җитә алмаган 160ка якын авыл бар. Әйтик, алар түбән урында урнашкан. Монда инде гадәти антенна да, приставкалар да ярдәм итә алмый. Анда яшәүчеләр телевизорны спутник яки  IP-TV элемтәсе аша карый ала. Күбесе бу мөмкинлектән файдалана инде. Министрлык мәгълүматларына караганда, 300дән артык йортта дөньядагы хәбәрләрне әле дә аналог телевидениесе аша күргәннәр. Андыйларга спутникка тоташырга киңәш иткәннәр. Җиһаз өчен түләргә кирәк булачак. Әмма кайбер кешеләргә монысы өчен дә компенсация каралган. Операторлар махсус тариф кабул иткән һәм 20 федераль каналны караган өчен акча сорамаячак.

Федераль каналлар димәктән, төбәкнекеләр белән ни булачак? Санлы телевидениегә күчкәч, ТНВ күрсәтәчәкме? Үзгәрешләр төбәк каналларына кагылмый. “Аларны “аналог”та, 20 үзәк каналны санлы сыйфатта карау өчен күп дулкынлы антенна кирәк, – диделәр министрлыкта. – Күпфатирлы йортларда уртак антеннадан файдаланучыларга исә өстәмә җиһаз кирәкми”.

Антенна урнаштырганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Бу эштә якындагы телеманарага кадәр булган араны искә алырга кирәк. Әгәр ара ераклыгы 5 чакрымнан азрак булса, цифрлы сигналны кабул итеп алыр өчен гадәти бүлмә антеннасы да җитәчәк. Ара ераклыгы 5–20 чакрым булганда, көчлерәк, тышкы антенна кирәк. Ә инде телеманара өегездән 20–60 чакрым ераклыкта булса, антеннаның көчәйткечлесен сайлап алырга кирәк булачак. Цифрлы эфирлы телевидениене кабул итсен өчен, антенна ДМВ-диапазонлы булырга тиеш. Шулай ук ул күп дулкынлы (всеволновая) антеннаны кулланырга мөмкин. Бу аналоглы да, цифрлы да каналларны бервакытта карау мөмкинлеген бирәчәк.

Җиһаз сатып алгач, кемнәргә компенсация тиеш?

  1. Санлы сигнал килеп җитмәгән торак пунктларында яшәгән һәм социаль яктан якланмаган катлау кешеләренә спутник телевидениесе сатып алу һәм аны урнаштыру чыгымнарын каплау өчен компенсация түләнә. Аның күләме 7300 сумнан артмый. Акча алу хокукына җан башына уртача кереме яшәү минимумының 1,5 тапкыр зурлыгыннан түбәнрәк гаиләләр ия. Компенсация алу өчен Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлегенә 1 декабрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сентябрь ахырына 19 кешегә ярдәм билгеләнгән.
  2. Приставка яки антенна сатып алучыларга һәр җиһаз өчен күп дигәндә 1 мең сум күләмендә компенсация түләнә. Акча алу хокукына җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, айлык пособие алучы күпбалалы гаиләләр; җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган, айлык пособие алучы инвалид балалары булган гаиләләр; җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр); җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр). Компенсация алу өчен Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлегенә 1 декабрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сентябрь ахырына 1782 кешегә ярдәм билгеләнгән.

Бушлай карау мөмкинлеге булган 20 федераль канал исемлеге:

  1. Беренче канал
    2. “Россия 1”
    3. “Матч ТВ”
    4. НТВ
    5. “Петербург – 5 канал”
    6. “Россия – Культура”
    7. “Россия 24”
    8. “Карусель”
    9. “Общественное телевидение России” (ОТР)
    10. “ТВ Центр – Москва”.
    11. РЕН-ТВ
    12. “Спас”
    13. СТС
    14. “Домашний”
    15. ТВ3
    16. “Пятница”
    17. “Звезда”
    18. “Мир”
    19. ТНТ
    20. “Муз-ТВ”

 

Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү