Казанда хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» курслары башлана

Татарстан мөселманнарының күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча республика мөфтияте яңа проект – хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курсларны башлап җибәрә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге башлангыч намаз уку һәм ислам дине нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле үзләштерү мөмкинлеген бирүче киңкүләмле «Ислам. Беренче адымнар» проектының дәвамы булып тора.

Экспресс-курслар 28 октябрьдә башлана. Дәресләр һәр дүшәмбе 16.00-18.00 сәгатьләрдә Казанның Галиев мәчетендә узачак. Гарәп алфавиты, мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръәнне кагыйдәләрне үтәп уку), “Идгам”, «Мад» кагыйдәләр төркеме, нечкә һәм калын хәрефләр, Каләм Шәрифне укыганда туктау кагыйдәләре буенча барлыгы 6 дәрес уздыру ниятләнә.

Курсларга 14 яшьтән кызлар һәм хатын-кызлар чакырыла. Курслар гарәп алфавитын белмәгән һәм Коръән уку буенча күнекмәләргә ия булмаган гүзәл затларга исәпләнгән, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү