«Фермаларны арзан бәядән генә фермерларга сатачаклар»

“Алдан төрле сүзләр йөрсә дә, мондый көн килеренә ышанмый идек. Халкы гомер буе күпләп мал тоткан, терлекчелек һәм игенчелек белән көн иткән авыл бит бу. Кайдадыр фермалары бушап калган авыллар турында ишеткәч тә, анда яшәүчеләрне кызгана идек. Менә хәзер үзебезгә шундый көн килде. Халык аптырашта”.

Азнакай районының Беренче Май авылы халкы редакциябезгә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. Халык чыннан да аптырашта, чөнки фермадагы малларны инвестор алып китеп бетергән. Әле кайчан гына мал-туар тавышы ишетелеп торган биналар – ятим булып, ямансулап, ә терлекчеләр эшсез калган.

“Авыллар шулай бетә икән…”
Авыл халкының сүзләре буенча, “ферманы бетерәләр икән” дигән сүзләр кыш көне үк йөри башлаган. Күпмедер вакыттан соң: “Бу мәгълүмат дөрес түгел, бетермиләр, калдыралар икән”, – дип тә әйткәннәр. Килеп, барысын да аңлатып сөйләүче булмагач, имеш-мимешләр ике арада әнә шулай йөреп торган. Шулай да яңа туган һәр бозауны күрше авыл фермасына алып китеп урнаштыра барганнар. Язын – бер-ике группадагы сыерларны, җәен бозауларны һәм таналарны алып киткәннәр. “Таналар кала әле, берникадәр кешегә эш була икән”, – дигән өметләр дә әнә шулай чәлпәрәмә килгән. Соңгы 200 баш тирәсе сыерны сентябрьдә алып киткәч, фермалар бөтенләй бушап калган.
– Барыбызның да күңелендә бер генә борчу: хәзер нәрсә эшләрбез? Моңа кадәр шәхси хуҗалыклар терлек асрый иде. Алтышар-җидешәр сыер савучылар да бар. Эш булмагач, мал азыгын барысын да каяндыр юнәтерлек булгач, терлек асрауның мәгънәсе калырмы, файдасы булырмы? Акрынлап сыерларны да киметмичә булмас инде, – ди алар.
Алдан халыкны җыеп сөйләшүче булмаса да, фермалар бушап калгач, “Азнакай” агрофирмасыннан (“Агросила” холдингы составына керә) кадрлар белән эшләүче белгеч килеп киткән анысы. Берничә кешегә эштән китү турында гариза язарга тәкъдим иткәннәр. Берничәсенә вакытлыча эш урыннары табылган. Ләкин алары да ышанычлы түгел икән. Тагын берничәсен 12 чакрым ераклыктагы күрше авылга чакырып алганнар. Аларны махсус машина йөртә.


– Ирем дә, үзем дә фермада эшли идек. Гариза язарга дигәч, аны-моны уйламыйча кул куйдык инде. Менә хәзер икебез дә өйдә утырабыз. Кредитыбыз да бар. Аны ничек түләрбез? Башка җиргә йөрергә яшь түгел бит инде без, – ди Әминә Антипова.
Эшсез калучылар арасында яшьләр дә бар. Гөлсем һәм Айнур Ганиевлар, мәсәлән. Гаилә башлыгына күрше Урманай авылында эш булган. Ә менә Гөлсем әлегә өйдә генә икән.
– Мин фермада сыер саудым. Ирем җәен – көтүдә, кышын терлекчелектә булды. Айнурны Урманайга чакырып алдылар. Эш беткәч, кадрлар белән эшләүче безгә дә керде. Миңа ерак авылларга эшкә барырга тәкъдим иттеләр. Ләкин анда да үз җаебыз белән барып йөрисе. Торак мәсьәләсе турында кызыксына башлагач: “Анысын белмибез инде. Шартлары ошамаса, эштән китү турында гариза языгыз”, – диделәр. Башта бер кеше дә эшсез калмый, Урманайда бөтен кешегә дә эш табыла, дип ышандырганнар иде. Ләкин без уйлаганча булып чыкмады. Алты-җиде ел элек авылга эшкә ике кеше килгән иде. Берсе сыер сауды, икенчесе бозаулар карады. Эш беткәч, алар да кире туган якларына кайтып китте, – диде Гөлсем Ганиева.
Ул әлегә гариза язмаска булган. Закон буенча, мондый очракта өч ай акча түләнергә тиеш бит.
– Без барыбер өметләнәбез әле. Якын гына берәр авылга эшкә чакырсалар ярар иде, дибез. Үзебезгә дә кабаттан таналар кайтаралар икән, дигән сүзләр дә йөри. Ышанырга да, ышанмаска да белмибез. Еракка йөреп эшләп булмый бит инде. Азнакайдан да эш эзли башладым. Ләкин шулай ук
якын түгел. 25 чакрым юл. Ике балабыз бар. Аларны да балалар бакчасыннан алырга туры килде, чөнки түләргә акча җиткереп булмас, дидек. Аннан башка тагын кредит, ипотека түләргә кирәк, – ди ул.
Эшсезлек мәсьәләсе авылдагы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән дияргә мөмкин. Гөлсемнең әтисе дә, туганнары да эшсез калган.
– Мин моны балаларны эшләреннән куып чыгару дип кабул итәм, – ди Гөлсемнең әнисе Әлфинур Мөхәммәтҗанова. – Берсенең – ике, икенчесенең дүрт баласы бар. Аларга ничек яшәргә хәзер? Мин дә һаман саен ярдәм итә алмыйм. Үлгән кызымның ике авыру баласын тәрбиялим. Иремә дә әлегә вакытлыча эштә йөрергә тәкъдим иткәннәр иде, ләкин анда да эшләре бетте. Комбайнчыларга киләсе елга эш була диләр анысы. Тик машина-трактор паркын да башка авылга күчерәчәкләр ди. Анда тагын берничә кеше эшсез калачак дигән сүз.
Яшьлекләре шушында узган, балалар үстереп, хуҗалыкта тир түгеп гомер иткән авыл картларының да бу хәлләргә күңеле әрни.
– Авыллар менә шулай бетә икән инде ул. Эш булмагач, яшьләр калмый, димәк, бала табучылар да юк. Авылыбыз күз алдында сулып, сүнеп бара. Бик кызганыч, – дип авыр сулый авыл аксакаллары.


“Эшләгән кешегә эш җитәрлек”
Хуҗасызлык. Мондый нәтиҗәгә китергән төп сәбәпләрнең берсе әнә шул түгел микән әле? Әллә нигә бер күренеп киткән хуҗа тиешле кеше генә барысын да контрольдә тотып бетерә алмый шул. Рәсми җавапны да шушы авылга бер тапкыр да аяк басмаган, аның халкы белән күзгә-күз очрашып сөйләшмәгән җитәкчеләр бирергә тиеш булды.
Терлекчеләрне нинди язмыш көтә? Бу сорауны без “Азнакай” агрофирмасы җитәкчелегенә юлладык. Алар исә рәсми җавапны “Агросила” холдингыннан алырга кирәклеген әйтте. Тик берничә көн шалтыратып рәсми хатлар язсак та, газетаны басарга тапшырган вакытка алардан җавап килмәде.
Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасыйм Усманов белән дә элемтәгә чыктык. Аның фикеренчә, эшләгән кешегә эш бар.
– Соңгы елларда районда берничә авылның фермасы ябылды. Андагы халык вахта ысулы белән башка авылларга барып эшли. Бушаган фермалар да ташландык хәлдә түгел. Аларны фермерларга бирергә тырышабыз. Дөрес, башта фермаларны файдалану белән проблемалар булды. Биналар банкта залогта булгач, аларны кире сатып алырга кирәк иде. Хәзерге вакытта фермер Илнур Саргузин дигән егет бу мәсьәлә артыннан йөри. Аңардан тыш, әлеге авылда тагын ике фермер эшли. Чәкән авылында да иске биналарны төзекләндереп, маллар кайтардылар. Иң мөһиме, бер кешене дә читтән эшкә алмадылар. Барысы да – үз авылларыныкы, – ди ул.
Беренче Май авылы терлекчеләре язмышына килсәк, идарә җитәкчесе хәбәр иткәнчә, 2021 елда Азнакай районының Сукаеш авылы тирәсендә 2000 башка исәпләнгән заманча комплекс төзеләчәк.
– Әлегә Беренче Май авылының терлекләре күрше авыл фермаларына урнаштырылды. Лейкоздан арынганнарын “Агросила” җәмгыяте киләчәктә яңа комплекска туплаячак. Гомумән алганда, райондагы маллар акрынлап лейкоздан чистарынып килә. Берничә ел элек мондый терлекләр 60 процентны тәшкил итте. Хәзер 11 процент тирәсе генә калды. Безнең
төп максатыбыз – Киров өлкәсе, Удмуртия республикасыннан токымлы сыерлар алып кайтып, шуларны үрчетү, – дип, бу эшләрнең ахыргы максатын да билгеләп узды Миркасыйм Усманов.
Ферма биналары, шәхси хуҗалыктагы маллар, терлекчеләрнең язмышын да бары тик яхшыга гына юрый җитәкче.
– Фермаларны арзан бәядән генә фермерларга сатачаклар. Терлекчеләргә дә, эшсез калдык, дип куркырга кирәкми. Эшләргә теләгән кешегә эш җитәрлек. Аларны күрше Урманайга йөртәләр. Берсе дә читтә калмый, – ди ул. – Фермалар бетте дип кенә бу вакыт эчендә башка авылларда да шәхси хуҗалыклардагы маллар саны кимемәде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин күрсәтмәсе буенча, теләге булган кешегә саламны да бушка бирәбез.


“Кая барасың? Яшәргә кирәк…”
Авыллардагы эшсезлек проблемасы турында әледән-әле язып торабыз анысы. Әлеге мәсьәләнең бер районга гына хас түгеллеген дә бик яхшы беләбез. Бу очракта да без бер авыл мисалында проблеманың ни дәрәҗәдә җитди булуын һәм “ферма бетте” дигән сүзләр артында күпме кеше язмышы торганлыгын күрәбез.
Беркем дә читкә рәхәтлектән туеп чыгып китми. Үз авылларында фермалары таркатылгач, башка бер җиргә барып йөрергә мәҗбүр булучылар байтак. Кырык елга якын сыер савучы булып эшләүче Татарстанның атказанган терлекчесе Равия Абдрахманова гаиләсе белән Спас районының Ямбакты авылында яши. Унбер ел элек авылларында ферма бетерелгәч, көн саен 30 чакрымдагы Ким авылының “Авангард” җәмгыятенә килеп эшли. Башка авылга эшкә йөреп эшләү мәсьәләсенә карата аның да фикерен белештек.
– Без үзебез моңа ияләндек инде. Кая барасың? Яшәргә кирәк бит. Башта авыррак булды, әлбәттә. Көненә өч тапкыр йөргән вакытларда өйгә бөтенләй кайтып кереп булмый иде. Хәзер ике тапкыр – иртә-кич кенә киләбез. Җәй көне иртәнге өчтә торам. Кош-кортларны карап, өйдәге сыерларны савып, ир-атларга ашарга әзерлим дә эшкә китәм. Тугызлар тирәсендә кайтам. Кичен сәгать бишкә киләбез. Кышын дүрт тулып киткәч, эшкә китәбез. Хәзер ирем лаеклы ялда булгач, хуҗалыктагы терлекләрне карау аның өстендә, – ди ул.
Шушы ук сорауны без, Кукмара районының “Вахит” совхозына баргач, сыер савучы Әнисә Антоновага да биргән идек. Аның бирегә Чура авылыннан килеп эшләвенә тугыз ел була икән инде. Ул да, үз авылыңда эшләүгә берни дә җитми инде, дигән фикер әйтте.
– Нинди генә яхшы шартларда эшләсәк тә, башка җиргә йөрү җиңел түгел, – ди ул. – Беренче савым сәгать 5тә башлана. Элегрәк бер сәгатькә иртәрәк – 4тә сава идек. Өйдә дә гомер буе өч сыер асрыйбыз. Аларны савар өчен, иртәнге 2дә йокыдан тора идем. Дүртенче яртыга авыл башына чыгып баса торган идек.
Авыл халкы менә шундый шартларда да эшләргә риза. Эше, эшләгәненә күрә хезмәт хакы гына булсын. Бөтен тормышы, яшәеше белән авылга береккән кеше гомер бу җыйган мал-мөлкәтен калдырып чыгып та китә алмый бит әле ул. Һәркем фермер да була алмый. Ә яшьләр китә. Кайберләре китәргә мәҗбүр булып китә…

Р.S. Әлеге тема белән атна башында ук кызыксына башлаган идек. Халык соравы буенча, районга да, агрофирма җитәкчелегенә дә кат-кат чыктык. Шөкер, язма газетада басылып чыкканчы ук, бераз гына булса да уңай үзгәрешләр күренә башлаган. Материал басмага әзерләнеп беткәндә, Беренче Май авылыннан шалтыратып, түбәндәге мәгълүматны җиткерделәр.
– Кичә безгә “Азнакай” агрофирмасыннан килделәр, – диде Гөлсем Ганиева. – Моңа кадәр кадрлар белгече генә килеп киткән булса, бу юлы зуррак җитәкчеләре белән сөйләштек. Барысын да аңлаттылар. “Эшсез калмассыз, борчылмагыз. Башка авылда эш бар. Йөртергә машина да булачак”, – диделәр. Моңа кадәр андый җылы мөнәсәбәт сизмәгән идек.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү