Составындагы калий хисабына бәрәңге организмнан шлакларны, артык сыеклыкны чыгара. Бу матдә йөрәк өчен файдалы, кан басымын төшерергә ярдәм итә. Бәрәңге ашаганда инсульт булу куркынычы кими. Магний нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта.
Бәрәңге баш авыртуын да җиңәргә сәләтле. Аның өчен чи бәрәңгене, боҗралап кисеп, берничә минутка маңгайга куярга кирәк. Бәрәңгедән ясалган җылы компресс тамак авыртуын, ютәл, ревматизм, тире ялкынсынуларын бетерергә сәләтле. Шулай ук өл бәвел куыгы ялкынсынганда файдалы. Компресс ясау өчен уртача зурлыктагы өч бәрәңгене, кабыгы белән пешереп, изәләр, марляга төреп, авырткан урынга куялар. Компрессны бәрәңге суынганчы тоталар.
Бәрәңге пешкән су да дәвалау үзлекләренә ия. Аңа тоз, май салынмаган икән, аны эч авыртканда эчәргә киңәш итәләр.
Витаминнардан тыш бәрәңгедә фолий кислотасы бар. Ул күзәнәкләр өчен бик мөһим. Шуңа да бәрәңгене бигрәк тә балаларга, яшүсмерләргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга ашарга кирәк. Фолий кислотасы гормоннар бүленеп чыгуда актив катнаша, организмны стресслардан саклый.
Бу кызык:
- Россиядә ел дәвамында һәркем уртача 130 кг чамасы бәрәңге ашый
- Иң зур бәрәңгене Ливан фермеры үстергән һәм 11 килограммнан артык авырлыкта булган
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat