Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы 30 сентябрьдә үз теләге белән эшеннән киткән

Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов 30 сентябрьдә үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язды. Моңа кадәр ул үз вазифаларын үтәүдән читләштерелгән иде. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласы Башкарма комитеты әлеге уңайдан тикшерү үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан мэриясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Татарстан башкаласы мэриясенә Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятовка карата тикшерү үткәрелүе турында мәгълүмат килде.

«Ул үз гаебен кире кага. Эшнең барлык нечкәлекләрен ачыклаганчыга кадәр аны үз вазифасыннан азат итү турында карар чыгарылды. Шуннан соң Илнар Һидиятов үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язды һәм 30 сентябрьдә ул кабул ителде», — дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта Казан шәһәре Башкарма комитеты әлеге уңайдан комплекслы тикшерү үткәрә.
 


Фикер өстәү