Татарстанда поши катнашында авария булган, нәтиҗәсе аянычлы

Татарстанда трассада поши бәрдергән 60 яшьлек машина йөртүче һәлак булган. Пошига бәрелгәннән соң автомобиль юл читенә төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 17.20 сәгатьтә Кузайкино – Нурлат – Чирмешән автомобиль юлының 8нче чакрымында «Шкода Октавия» автомобиле руле артында 60 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан һәм юлда басып торган пошины бәрдергән», – дип сөйләделәр агентлыкка ведомствода.

Шуннан соң иномарка юлдан кюветка төшеп каплана. Авариядә җиңел машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән вафат була.

 "Татар-Информ"

 


Фикер өстәү