Банктан 20 миллион урлаган Луизаның акчалары кая киткән?

Банктан 20 миллион урлап кулга алынган Луиза Хәйруллинаның ире урланган акчаларның күпчелеген букмекер конторасында оттырган.

Башкортстанның эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге идарәсе җитәкчесе Рамил Ермеев Хәйруллинаның ире чыннан да «игроман» булганлыгын раслады, дип хәбәр итә РИА Новости.

Тикшерү барышында берничә букмекер конторасын тикшергәннән соң, үзен гаепсез дип санаучы ирнең, чыннан да зур суммада әлеге контораларга акча күчерүе һәм аларны оттыруы ачыкланган.


Фикер өстәү