Кече бизнес өчен начар яңалык

Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2020 елда кече бизнес өчен салымнарны 4,9 процентка арттырырга тәкъдим итте. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында дөнья күргән.

Салым кодексы нигезендә, министрлык ел саен куллану бәяләренең үзгәрүен исәпкә алып индексация үткәрә.

Проект нигезендә, коэффициент-дефляторны 1,915тән 2,009га кадәр күтәрү күздә тотыла. Сәүдә җыемы өчен әлеге күрсәткечне – 1,317дән 1,382гә, патент системасы өчен 1,518дән 1,592гә кадәр күтәрергә ниятлиләр.

Физик затлар кеременә салымны исәпләү өчен 1,813 коэффициентын (2018 елда ул 1,729га тигез иде) кулланырга тәкъдим ителә.

Нәтиҗәдә, әлеге коэффициентларның барысы да 4,9 процентка кадәр артачак.

 

 


Фикер өстәү