Ни өчен Сарман балалары район үзәгеннән авылга йөреп укый?

Гадәттә, кечкенә авылларда әти-әниләр, яхшырак белемгә кызыгып, балаларын зур мәктәпкә илтә. Ә Сарман укучылары җиде чакрым ераклыктагы Әлмәт авылына укырга йөри икән.  Аз түгел, 45 бала. Мәктәп алыштыруның хикмәте нидә? “ВТ” хәбәрчесе әти-әниләрнең кечкенә мәктәпкә кызыгуының сәбәпләрен белешеп кайтты.

Кечкенә мәктәптә ни калган?

Без килгәндә укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен каршыларга әзерләнә иде.  “Бүген табигатькә ял итәргә чыгабыз, иртәгә балалар үзләрен укытучы буларак сынап караячак.8-9 сыйныф укучылары укытучы кебек киенеп, балаларга дәрес бирәчәк. Моңа алдан ук әзерләнделәр. Бу бездә матур бер гадәткә әйләнде инде”, – дип каршы алды безне Әлмәт мәктәбенең директор урынбасарыГөлнара Насыйбуллина.

Урынбасар әйтүенчә,  мәктәптә барлыгы 67 бала укый, шулардан 22се генә – Әлмәтнеке.Читтән балаларны, гадәттә, авылда мәктәпне саклап калу өчен китерәләр. Бала саны күп булгач,  кыскартмыйлар, япмыйлар дигәндәй. Суга батканда, салам кебек була бу. Әлеге очракта мәктәпне кыскарту турында сүз булмаса да, шаукым  аларга да кагылган. Дөрес, укучылар үзләре теләп килгән. Мәктәп тугызъеллык булгач, Әлмәт укучылары 10-11 сыйныфка  Сарманга барып укый. Баштарак автобус булгач, кечерәк сыйныфлар арасында  да район үзәгенә баручылар булган, хәзер берсе дә китми икән. 9 нчы сыйныфтан соң балалар техникумнарга укырга бара, йә укуларын башка мәктәптә дәвам итә.

Безнең өчен читтән балаларның килүе зур сөенеч булды. 2016 елда 20дән артык кына бала калган иде.Гадәттә, 30дан ким булса, мәктәпкә кыскарту куркынычы яный. Бу барлык азкомплектлы мәктәпләргә дәбилгеле. Укучыларыбыз яхшы укырга тырыша. Алар быел 100дән артык бәйгедә катнашты, 60лап призер һәм җиңүчебез бар, –ди директор Рамил Садыйков.

“Азчылыкка күпчелек иярми”

Сарман районы  имам-мөхтәсибе Сәид Хаков әнә шулай ди. Тумышы белән шушы авылныкы булган хәзрәт авылны саклауга үзеннән өлеш кертә. Беренчеләрдән булып үз балаларын Сарманнан туган авылына алып кайткан.  Ул вакытта барлыгы тугыз бала килсә, хәзер бу сан 45кә җиткән. Хәзрәтнең дүрт баласы да монда белем ала.

Бу адымыгыз райондагы мәктәп директорларына ошамагандыр да, бәлкем, – дим Сәид Хаковка.

Һәркемүзенчә уйлады, тик мин, беренче чиратта, балаларны тәрбияләүне кайгырттым. Зур җәмгыятьтә тормыш кагыйдәсе башкачарак бит. Анда күпчелеккә азчылык иярә. Берничек тә аз кешегә күпчелек иярә алмый. 500-600 баланы үзгәртә алмыйм, үземнекен саклыйм, дидем дә, балаларны авыл мәктәбенә алып кайттым.Ул вакытта  укучылар саны аз калган иде.Шулай итмәсәк, авыл кешеләренең күбесе мөмкинлекләргә кызыгып, балаларын зур мәктәпкә илтә башлаячак. Мәсьәләнең ул ягы да бар, –ди ул.

“Укучыларга игътибар җитә”

Монда  әти-әниләр репетитор яллау дигән нәрсәне белми. Барысына да  укытучылар өйрәтә. Дәрестән соң, бераз ял итеп алгач, сынауларга әзерләнү өченконсультацияләр уздыралар.Зур мәктәптән килгән балаларның монда икенче сулышы ачыла.

Башлангыч сыйныф укытучысы Раушания Шәнгәрәева да биредә өченче елын укыта.

Әни буларак, бу мәктәпне яхшырак дип сайладым. Зур мәктәпләргә караганда монда балалар саны аз, аларга барысына да төшенер өчен мөмкинлек тә зуррак. Сыйныфларда – 5 – 12 бала.Башта Абдрахманны, аннан Мәрьямне укырга бирдем.Өченчесен дә монда укытырга җыенабыз, – ди мөгаллимә. – Кызыбыз 6 нчы сыйныфта укый, инде  татар теле буенча район бәйгесендә икенче урын алды. Үземнең укучылар арасында да беренче уңышларына сөенүчеләр бар. Балалар хәзер укый-яза белеп керә, укытырга җиңелрәк. Белемне авыррак үзләштерүчеләрнең йомшак урыннарын күреп, ярдәм итәбез.Һәрбер балага аерым якын килеп укытырга мөмкинлек бар. Узган ел 3-4 нче  сыйныфларын кушып укыттым, шуңа да карамастан, бәйгеләрдә җиңүләр яуладылар. Кечкенә мәктәптә белем алу өчен бернәрсә дә комачауламый.

Мәктәптә укучыларны сәяхәткә йөртергә дә яраталар икән. Кырлай, Ижауга барганнар. Быел Әлмәт мәктәбе Татарстанның туризм ассамблеясы  волонтерлары оештырган “Мин Болгарны ясыйм” дигән бәйгедә  җиңгән. Болгарга экскурсиягә барып, тарихи урыннар белән танышып кайтканнар.

Мәктәп балалар бакчасы белән бер түбә астында урнашкан. Бүген бакчага 8 бала йөри, тагын икесе керергә гариза биргән.

– Балалар бар, мәктәп гөрләп эшли. Авыл мәктәбе булсак та,  яңалыклардан артта калмыйбыз. Киләчәгебезне бик матур итеп күз алдына китерәбез, – дип озатып калды безне Әлмәт мәктәбе укытучылары. Бар да яхшы булсын, мәктәпкә ябылу куркынычы янамасын.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү