Татарстан илкүләм проектларга каралган нәрсәне үзләштергән?

Татарстан сентябрь башына быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән акчаларның яртысыннан артыгын үзләштергән. Республика финанс министры урынбасары Алексей Шишкин ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Республикада 11 илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Быел Татарстан 25,7 миллиард сум акча үзләштерергә тиеш. Шуның 18,1 миллиарды федераль бюджеттан бүленгән. 1 октябрьгә әлегә шуларның 56,3 проценты үзләштерелгән. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, ел ахырына акча үзләштерү темплары артырга тиеш», — дип белдерде докладчы.

Шул рәвешле, Татарстан әлегә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен бүленгән 14,5 миллиард сумга якын акча үзләштергән.

«Әлеге акчаларны 100 процентка үзләштерү бурычы куелды. Без бу бурычның үтәләчәгенә ышанабыз», — дип сүзен йомгаклады Шишкин.

Республика беренче яртыеллыкта илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән акчаларның өчтән бергә якынын үзләштергән. Үзләштерелгән финансларның 25 проценты — ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, 15 процентка якыны — Сәламәтлек саклау министрлыгына, 5 процентка якыны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына туры килә.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү