Бер улын үтергән, икенчесен яралаган Чаллы хатынын хастаханәдә тоткарлаганнар

Чаллыда бер малаен үтергән, икенчесен каты яралаган хатын-кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе палатасында ук тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллыдагы бүлегеннән хәбәр иткәннәр.

«Тикшерү комитеты вәкилләре бер баласын – үтерүдә, икенчесен үтерергә омтылуда шикләнелүче 32 яшьлек Альбина Исмәгыйлеваны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе палатасында ук (кичә аңа операция ясадылар) тоткарлады. Хәзерге вакытта хатын-кызны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә», — дип белдерделәр Тикшерү комитетында.

Агентлыкка билгеле булганча, тоткарлаганнан соң Исмәгыйлеваны махсус палатага урнаштырганнар, ул хәзер сак астында.

Моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Чаллыда яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз, иреннән көнләшеп, ике яшьлек улын пычак белән чәнчеп үтергән, җиде яшьлек малаен каты яралаган, шуннан соң үз-үзенә кул салырга уйлаган. Бүген иртән пычак белән яраланган малайны якын көннәрдә Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәчәкләре билгеле булды.

 

"Татар-Информ"

Фикер өстәү