Көзен нинди агачлар утыртырга ярый?

Шимбә көнне Татарстанда  урман утырту атналыгы башланды. Көзен республикада барлыгы 300 гектар мәйданда 1,5 миллион үсенте утыртылачак.

Атна ахырында Казанда 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе тирәсен яшелләндерделәр, Биектау районының Сосновка һәм Колсәет, Питрәч районының Иске Шигали авыллары янында агач утырту өмәләре узды.

– Хастаханә тирәсен яшелләндерүне Татарстан сәламәтлек саклау министры тәкъдим итте. Биредә 400 дән артык Европа чыршысы, миләш куагы утыртылды.  Шәһәр эче дә матур булырга тиеш. Халык яшеллек ярата, – ди урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Татарстанда безнең климатка туры килә торган агач утырту хуплана. Урман байлыгын күбрәк нарат, Европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, миләш үсентеләре тәшкил итә. Көз көне утырткан агачның тамырланып китү мөмкинлеге зуррак. Урманчылар корыган үсентеләрне дә шушы вакытта алыштырып калырга тырыша.

Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова район халкының активлыгына шаккаткан.

– Без 4 октябрьдән бирле агач утыртабыз. Бөгелмә һәм Ютазы районнары 3 гектар үсентегә баеды. Өмәдә кем генә катнашмады. Урманчылар үз артларыннан мәктәп укучыларын да ияртте, – ди урманчы. – Быел мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары, үзләре үсенте сорап алып, катнашу теләген белдерде. Безнең якларны хәзер нарат, юкә агачлары, миләш, балан, сирень куаклары бизәячәк.

Биләр җирлегендә яшәүчеләр үзләренең территорияләрен кунаклар да яшелләндерә, дип шатлана. “Хуҗалар тавы”на йөрүчеләр эше икән бу.

– Берәүләр тау башына ук ике нарат утырткан, – ди Биләр урманчылыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин. – Без дә тик тормыйбыз, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, аллея ясадык. Мәктәп укучылары елга буйларын ныгытты. Елга икешәр тапкыр агач утырткач, яшеллек артып тора. Үсентеләрне үз питомнигыбызда әзерлибез.

Чүпрәле районында да әкренләп агач саны арта.

— Без күбрәк тә утыртыр идек, урман фондына караган җирләр аз. Анда бары тик 3050 гектарда гына агач утыртыла. Буш урын юк, калганы авыл хуҗалыгына карый, – ди Буа урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллин.

Буада исә хәлләр уңайрак. Илнар сүзләренчә, ел буе  урманчылар тирә-якны яшелләндерә. Соңгы елларда, бакчама утыртыйм әле, дип үсенте сорап килүчеләр арткан.

Казанның Царицыно бистәсендә эшләүче Нурулла Афзаловның – үз бакчасы. “Кемнеңдер кушканын көтеп тормыйм. Күңелем ни тели, шуны утыртам. Өмәне генә көтмәскә, тирә-якны матурлар өчен, үзеңнән өлеш кертергә кирәк”, – ди ул.

Сүз уңаеннан, “Урман утырту атналыгы-2019” акциясе 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Көз көне тагын нинди агачлар утыртырга киңәш ителә?

Груша. Көзен бу агач урынына тиз ияләнә, күп итеп су сибүне таләп итми.

Алмагач. Язга кадәр җиргә ияләшеп, тамырын ныгыта.

Слива. Аны алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашлама керткәндә, алдагы җиде елга исәпләп саласы. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач начар үсә яки җимешен аз бирәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү