Пенсия яшенә бәйле яңа закон кабул ителгән

Дәүләт Думасы дәүләтнеке булмаган пенсиягә чыгуда яшьне киметү турында закон проектын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дәүләт Думасы беренче укылышта эшләүче гражданнарның дәүләтнеке булмаган пенсия алу хокукы өчен ир-атларның яшен 60 яшькә кадәр һәм хатын-кызларның яшен 55 яшькә кадәр киметү турында закон проектын кабул итте.

Гамәлдәге законнар ир-атлар өчен — 65, хатын-кызлар өчен 60 яшькә кадәр пенсия яшен этаплап арттыруны күздә тота. Өстәвенә, бу үзгәрешләр шулай ук дәүләтнеке булмаган пенсиягә чыгу яшен арттыруга китерә. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына кертемнәрнең күләме кими, дип саный проектны эшләүчеләр.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү