Мәүлидә Нургали: «Илсурга авырлык килмәсме, балама кыен булмасмы,  дип уйлыйм»

Мәүлидә Нургали белән безне хәйрия концертлары тагын да якынайтты. Кешенең күңелендәгесе әнә шундый чакта ачыла да куя инде ул.   Илсур абый белән киңәшләшмичә бер сүз әйтмәвеннән ирен яратып яшәүче, аңа хөрмәт белән караучы кеше икәненә инандым.  Бу яктан  сүз остасы Илсур Мортазинга бик тә бәхет елмайган.

Унау үстек

Мәүлидә апа белән аның яшьлек елларына кайтып килдек.

– Илсурга   кияүгә чыкканымны  сизми дә калдым. Бервакыт шулай алар  безнең авылга киләсе икән. Ул чакта районда музыка мәктәбендә эшли идем. Администратор  Файмә апа чакырып алды да, җырчылар килә, аларны төнгә каядыр урнаштырырга кирәк, диде. Мин  аларны үзебезгә алып кайтып кундырдым. Ул чакта Илсурга бер дә күзем төшмәде. Бергә булу уйда да юк иде, – дип сөйли Мәүлидә апа. – Язмыштыр, шул концертта бер күрешеп, Буа килене булып куйдым.   Фирзәр абый мине зур сәхнәгә алып чыкты. Аның белән бергәләп гастрольдә йөргән чаклар күңелгә  уелып калган.

Туганнар дигәннән, Мәүлидә апалар – унау!  Бер тирәдә үскән туганнарым аеруча якын, ди ул. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче  җырчы, композитор Гүзәлия белән бер-берләрен ярты сүздән аңлыйлар икән. Якыннары турында сүз кузгаткач, йөрәгендәге сагышын да әйтми калмады. 27 яшендә бакыйлыкка күчкән энемне гел сагынып искә алам, ди.

– Без өч туган бер-бер артлы тудык. Бергә уйнап үстек. Серләр уртак иде. Олы апа-абыйлар үзләренчә дус булды. Гаиләбез ишле булгач, минем дә  күп бала табасым  килде. Тик каенанам,  Робертны алып кайткач, башка тапма, диде. Башта мин аны аңлап та бетермәдем. Хәтта  бераз гына ачуым да килгән иде. Әмма,  еллар узгач,  аның  хаклы булуын аңладым, – ди Мәүлидә апа. –  Әнкәй  дөрес уйлаган икән. Без гел юлда, өйгә кайтып кермибез. Кая анда итәк тутырып бала табу? Йә гаилә, йә иҗат инде. Мин шулай да үземне гаиләм өчен туган кеше дип саныйм. Илсурга  иҗат итү өчен мөмкинлек тудырырга тырыштым. Бәлки, шуңа  үзем күләгәдә калганмындыр.

Онык – балдай татлы

Мәүлидә апа улы Роберт гаиләсе хакында  шулкадәр тәмләп сөйли.

– Бөтен  булмышыбызны  улым гаиләсенә бирәбез. Бездә килен дигән сүз юк. Алиябез бик якын. Оныгыбыз  турында сөйләп туя алмыйм. Менә кайда икән ул бәхет! Үз балаңны үстергәндә,  аның тәмен белеп бетермисең. Тикмәгә генә,  бала баласы балдан татлы,  димәгәннәр. Оливия дә безне сагынып көтеп тора. Безгә хәзер Мәскәүгә бару күрше районга йөрү төсле генә тоела. Күңел ашкынып тора, – ди ул.

Баксаң, Оливия,  3 яшьтә булуына карамастан, озын-озын шигырьләрне яттан сөйли икән.  Әби-бабай исә сабый тирәсендә бөтерелә. Кызлары беркөнне мультфильмдагы персонаж киемен сораган. Илсур абый белән Мәүлидә апа бөтен Казанны айкап чыкканнар, барыбер тапканнар. Хәзер менә онык сөендерергә барасылары бар. Уллары Роберт башка юнәлештә эшләсә дә, иҗат итүне ташламаган. Җырларны русча да, инглизчә дә яза башлаган.

Хәзер акча хәл итә

Мәүлидә апа тормышның иң матур мәлендә. Туган йортта көтәр кешесе бар. Әнисе исән-сау. Илсуры янәшәсендә. Туганнарын санар өчен бармак җитми.

– 50 яшьтән соң башкача яши башлыйсың икән. Тормыш кыйммәтләренең тагын да кадере арта. Бигрәк бер-береңә булган хисләр чын хөрмәткә әйләнә. Без җиңел тормыш үттек димәс идем. Төрле чаклар булды. Әмма  ирешкән һәр әйбергә үз көчебез керде. Беркайчан берни дә  китереп бирмәделәр, – ди Мәүлидә апа. – Җырчыга танылу өчен үз-үзен күрсәтү дә кирәк. Тик мин моны эшләмәдем. Хәзер дә интернетка берәр фото куйсам, иң элек,  Илсурга авырлык килмәсме, балама кыен булмасмы,  дип уйлыйм. Ә бит  эстрадада  бик күпләр  ни генә эшләми. Кишер дә ашап карыйлар, борыч та.   Ул гына түгел, хәзер акча барысын да хәл итеп куя. Ә без тыйнак идек. Айлар буе баянга җырлап йөрдек. Ул чакта җырның җаны бар иде. Безне халык шулай яратты.

Ә нигә яратты? Бүген гаилә, башка  мәшәкатьләрне читкә куеп,  тиздән Казан тамашачысы белән  очрашуга әзерләнә. Мәүлидә апаның юбилее уңаеннан Шыгырданда зур бәйрәм ясаганнар. Анысы үзләре көткәннән дә күркәмрәк килеп чыккан. “Тамашачыларны сагындык. Яңа елдан соң  Казанда иҗатташ дуслар белән концерт куярга җыенабыз. Эшлиселәр күп әле. Күңелдә матур көйләр туа. Язып, җырлап кына өлгер, – ди Мәүлидә апа.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Мәүлидә Нургали: «Илсурга авырлык килмәсме, балама кыен булмасмы,  дип уйлыйм»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү