Казандагы «Ривьера» күңел ачу комплексын ничә сумга сатарга җыеналар?

«Ривьера» күңел ачу комплексын сату турында ике белдерү Avito интернет-сервисында пәйда булды. Сатучы бина бәясен 798,5 млн сумга бәяли.

Күңел ачу комплексы бинасы составына биш кинокомплекс, 10 юллы боулинг комплексы, дискотека комплексы, рестораннар, кафе, фаст-фудлар комплексы, ультразаманча икеяруслы төнге клуб, төрле уен зонасы, ир – атлар клубы керә», — диелә игъланда.

Сатучы шулай ук җир кишәрлекләре белән гомуми мәйданы 27,3 мең квадрат метр булган 2007 елда төзелгән әлеге бина бик яхшы хәлдә булуын һәм акча таләп итмәвен әйтә.

«Мөлкәтне сату «Бөлгенлек (банкротлык) турында»гы 127 нче Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла», — диелгән. Моннан тыш, 9 ноябрь көнне, сатып алучы булмаган очракта, бинаның бәясе 763,8 млн сумга кадәр, 16 ноябрьдә – 729 млн сумга кадәр, ә 22 ноябрьдә бәясе 694,5 млн сумга кадәр төшәчәк.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, 27 апрельдә «Ривьера» күңел ачу комплексына карата конкурс  старт алган иде. Мондый карар Татфондбанк ягыннан дәгъва бирелгәннән соң узган утырышларның нәтиҗәсе булды. Тикшерү 2017 елның октябрендә башланды: АСВ «Ривьера»га карата 156,9 млн сумлык дәгъва белдерде.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү