Казан мэрының сере чишелде

Илсур Метшин футбол клубы шәхси кулларга бирелү сәбәпле, «Рубин»нан киткән. Бу хакта ул «Эхо Москвы» радиостанциясенә интервьюсында сөйләде.

«Анда барысы да бик гади. Барысын да шәхси кулларга бирү тенденциясе бар иде. «Татнефть»нең «Ак Барс» хоккей клубы, ә ТАИФның «Рубин» футбол клубы белән тулысынча шөгыльләнүе турында бик дөрес карар кабул ителде. Шуның аркасында гына мин риза булдым һәм флагны коллегаларыбызга тапшырдым», — дип сөйләде Казан мэры.

  • 2015 елдан 2017 елга кадәр Илсур Метшин «Рубин» ФК президенты вазифасын биләгән иде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов Татарстанга республика җитәкчеләре белән очрашулар үткәрү өчен килгән.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү