Шәхси балалар бакчасы өчен компенсация түләнәчәк

Башкортстанда өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә шәхси балалар бакчасы өчен 6 мең сум компенсация түләнәчәк. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Республика Хөкүмәте карары белән Башкортстанның шәхси мәктәпкәчә оешмаларында урын алу хокукын раслаучы сертификатлар бирү тәртибе расланды.

Стәрлетамакта шәхси балалар бакчаларына һәр бала өчен ай саен республика һәм җирле бюджетлардан 6 мең сум акча бүлеп бирү турында расланган тәртипне сынап карыйлар.

Проект уңышлы гамәлгә ашырылган очракта, шәхси балалар бакчаларына сертификатлар бирү тәҗрибәсе 2020 елның 1 сентябреннән Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарына да таратылачак.

Республика мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, документ «өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналарының балалар бакчасында урын алу ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен» эшләнгән.

Сертификат муниципаль балалар бакчасына чират көткәндә, шул бәяне түләп, шәхси балалар бакчасына йөртү хокукын бирә.

 


Фикер өстәү