76 кондуктор эшеннән җибәрелгән

Автобуслар кондукторларсыз калмагае. Сентябрь аенда Казанның бер транспорт оешмасыннан (ПАТП-2) гына да 76 билет сатучы эшеннән җибәрелгән. Предприятие оешмасы директоры Альберт Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә белдергәнчә, сәбәпләре – төрле. Ә төп сәбәп – кондукторларның планны үти алмаулары. Ни өчен: акча предприятие казнасына килү юлында башлыча Урта Азиядән килгән егет-кызларның кесәләрендә “адашып” кала…

Башкалабызда юл йөрү бәясенең кырык сумга күтәрелү ихтималы иң элек әнә шул кондукторларга “сукты” да шикелле.  Тикшерүчеләр дә, җәмәгатьчелек тә шуларга ябышты. Янәсе, автотранспорт предприятиеләренең акчасызлыктан интегеп бәяләрне күтәрергә уйлавы кондукторларның намуссызлыгына: билет акчасын үз кесәләренә  салып баруларына гына бәйле, дип. Белерсең, билет хакына кондукторга түләнә торган хезмәт хакы гына кергән. Ягулык бәясенең автобус җәһәтлегеннән дә тизрәк артуы, башкасы бөтенләй икенче планга калды.

Дөрес, элегрәк транспорт карталары, башка электрон түләү чаралары булмаганда, кондукторларның акчаны алып та билет бирмәү очраклары шактый еш күзәтелә иде. Әмма көн саен эшкә автобуста барып-кайтып йөри торган, димәк, барысын да үз күзләрем белән күреп торган кеше буларак, шәхсән мин аларга гына гаеп ташлый алмыйм. Чөнки пассажирларның күбесе үзләре үк билетны алып торасылары килми. Нәрсәгә хаҗәт ул, кесәне чүпләп, дип кенә җибәрүләрен дә ишеткәнем бар. Бервакыт бик эре генә кыяфәтле бер ханым билеттан баш тарткач, кондукторның, талонны ертып, автобус “кесәсенә” ыргытуын да күрергә туры килде хәтта. Инде әйткәнемчә, бу элегрәк шулай иде. Ә хәзер пассажирларның 100 проценты ук булмаса да, бик күбесе транспорт картасы, йә банк картасы белән түли. “Тере” акча сузучылар, гомумән, шыгрым тулы автобуста бер-ике кешедән артмаска мөмкин. Шулай икән, кесәләренә нинди акча шудыра икән соң кондукторлар? Электрон акчамы?

Хәер, аларны күпләп эштән җибәрүнең сәбәбе башкачарак та булырга мөмкин. Бөтен кеше дә юл йөрүгә электрон рәвештә түли башлагач, валидатор күтәреп йөрүнең кирәге калмастыр. Автобусларны турникетлар белән генә җиһазлап куярлар да шуның белән шул. Ә бу көнгә озак калмагандыр инде. Чөнки хәзер банк картасы белән дә түләргә мөмкин бит. Ә ансыз кешене табуы кыен инде. Һәркайсыбызда диярлек берәү генә дә түгел, 2-3 карта. Шуңа күрә билет сатучыларны иң элек шул сәбәптән кыскарту башланмадымы икән дигән уй бар.

Валентина Семенова

 


Фикер өстәү