Тарихчы Җәүдәт Миңнуллин белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Бүген археограф, галим, остаз Җәүдәт Миңнуллин белән хушлашу сәгать 11.30 да булачак. Бу хакта “Татар-информ”га хезмәттәше Әскәр Гатин әйтте.

Мәрхүмне соңгы юлга озату урыны: Такташ урамы, 123 А йорты, 51 нче фатир. Тарихчы белән бәхилләшергә теләгән һәркемгә шушы адрес буенча килергә мөмкин.

Җәүдәт Миңнуллинның кичә хастаханәдә вафат булуы билгеле. Ул тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты.

 


Фикер өстәү