Күптән түгел Чаллыда 32 яшьлек ана 2 һәм 6 яшьлек улларына пычак кадаган дип хәбәр таралды. Малайларның кечкенәсе шунда ук үлгән, ә зурысын авыр хәлдә Казанга озатканнар.
Тикшерү барышында әлеге фаҗиганең көнләшү аркасында килеп чыгуы ачыкланган. Хатын ирен хыянәт итүдә гаепләгән. Чираттагы низагтан соң ире әниләренә киткән, ә хатын ике баласын чәнчегән һәм үзен үтерергә маташкан.
Фаҗига булган көнне ире эштән кайткач, хатыны аны коллегасы белән хыянәттә гаепләп, эшеннән китәргә кушкан. Ир низагтан качу өчен әти-әниләренә киткән, ул һәрбер тавыш чыккан саен шулай эшли торган булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat