Өч гади тамашачы Камал театрының “Зәңгәр шәл” спектаклендә уйнаячак

Бары тик бездә генә артистларга үз туган телләрендә уйнау мөмкинлеге бирелде. Калган шәһәрләрдә кастинг урыс телендә узды.

Нәтиҗәдә, махсус белеме булмаган, әмма кечкенәдән сәхнәдә уйнарга теләгән кешеләрнең милли театрда уйнау хыяллары тормышка ашачак. Сүз –“Халык театры” бөтенроссия бәйгесе турында. Анда Волгоград, Калининград, Новосибирск, Ставрополь,  җәмгысы сигез төбәк театры катнашты. Татарстаннан әлеге бәйгене Камал театры кабул итте. Казанда кастинг  8-9 октябрьдә узды. “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында бу проектның координаторы Гөлфия Мотыйгуллина 88 гариза кабул ителүе турында сөйләде.

– Фәкать Казанда гына актерлар кастингта туган телендә чыгыш ясады. Без рус телле кешеләрдән дә гаризалар алдык, әмма Камал сәхнәсендә бары тик татар телендә генә уйнап була, шуңа аларны кире кактык һәм 63 кешене икенче турга үткәрдек, – диде ул.

Чираттагы этапта Камал театры артистларыннан торган жюри биш кешене сайлап алган һәм алар белән эш башлаган. Һәвәскәрләр актерлык осталыгы нигезләрен үзләштергән, сәхнә кагыйдәләре белән танышкан. Бу хакта Камал театрының маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов сөйләде.

– Теләге булган, яше 16дан узган һәр кеше катнаша алды, – диде ул. – Нәтиҗәдә өч җиңүче билгеләнде. Болар – Рамил Хәйретдинов, Айзилә Шәймөхәммәтова һәм Людмила Абрамова. Барысы да татар телен камил белә.

Җиңүчеләр декабрь аенда “Зәңгәр шәл” спектаклендә катнашачак.


Фикер өстәү