Рөстәм Миңнеханов татар телен белмәүче ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләренә киңәш биргән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен белмәүче ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләренә 24 дәрес эчендә татар телен өйрәнү ысулын уйлап тапкан полиглот Дмитрий Петровның проектына игътибар итәргә кушты. Бу хакта журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Узган киңәшмәдә Рөстәм Нургалиевич шундый проект барлыгына игътибар итте, һәм Президент Аппаратының барлык хезмәткәрләренә һәм киңәшмәдә катнашучыларга, татар телен белмәүчеләргә, әлеге проектка игътибар итәргә кушты», — дип билгеләп үтте Галимова.

Аның сүзләренә караганда, киңәшмә тәнәфесендә күп кенә хезмәткәрләр проектның инициаторы — Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллинга килеп, видеодәресләрне кайда карарга мөмкин булуын сораганнар.

«Татарский с Дмитрием Петровым» проекты ике каналда — «Татарстан-24» һәм ТНВда

трансляцияләнә. Роликларны шулай ук YouTube та табарга мөмкин, дип искә төшерде Казан Кремленең рәсми вәкиле.


Фикер өстәү