Түбән Камада «Старт» сәүдә үзәгендә янгын чыккан (ФОТО)

Бүген Түбән Каманың «Старт» сәүдә үзәгендә зур янгын булган. Ут батутлар урнашкан мәйданны колачлап ала. 

Янгын турында хәбәр бүген, 10 октябрьдә 17.51 сәгатьтә килеп ирешкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, өч катлы бинаның икенче катындагы төзелеш павильонында урнашкан төзелеш материаллары янган. Кешеләр  бинадан янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, мөстәкыйль рәвештә чыгып китә алганнар, шуңа күрә зыян күрүчеләр булмады.

Кичке сәгать җидегә янгынны тулысынча  сүндерәләр, аның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән. Вакыйга урыныннан  шаһитлар социаль челтәрләргә төрле видео һәм фотоматериаллар урнаштыра.


Фикер өстәү