Кичә 2020 елга һәм 2021-2022 елларга Татарстан бюджеты турында закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Бер уйлаганда, алдагы елларга бюджетка күпме акча керәсен һәм чыгасын саннар китереп сөйләү чынбарлыкка бик үк туры килеп бетми сыман.
Беренчедән, икътисад министры Фәрит Габделганиев әйтмешли, дөньялар да тыныч түгел, икътисад үсеше акрыная, илләр арасында киеренкелек туды. Әмма, алдагысын Алла белә дип, кул кушырып та утырып булмый. Шуңа күрә бюджет берничә сценарий буенча, ягъни иртәгә булырга мөмкин хәлләрне дә исәпкә алып эшләнгән. Бюджет юлламасының күләме дә арткан, элекке 3625 урынына 4095 биткә җиткән. Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин “акча китабы”ның калынаюын бюджетның елдан-ел катлаулануы һәм монысының бик тәфсилләп язылуы белән аңлатты. Кыскасы, җаваплы иптәшләр гаять зур һәм җаваплы эш башкарганнар. Яхшы хуҗа “алдагысын алдан киртәләп” яши инде ул, шуңа күрә документтагы фаразланган саннарны да чынбарлыкка туры килә дип уйлыйк.
Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, безнең бюджет Россиянең социаль-икътисади үсешен күзаллап язылган. Димәк, мөстәкыйль рәвештә үз акчабызны үзебез тота алмыйбыз. Бу урында Татарстанның донор республика булуын да онытмыйк. Шуңа күрә салым керемнәренең шактый өлеше Мәскәүгә китүе гаҗәп түгел. КПРФ депутаты Фәтбир Сафин да бюджетара мөнәсәбәтләрнең бик үк камил булмавын искәртеп үтте. Аннан соң икътисад үсешенә кагылган саннарны да шик астына алды, әлеге үсеш халыкның керемнәрендә сизелми, диде. Депутат Марат Галиев исә: “Бюджеты бөтен кешегә дә ошаган ил юктыр инде ул”, – дип сүз башлады да бездә бюджет системасының тотрыклы булуын дәлилләде. Икътисадның һәр тармагы яхшы мәгънәсендә үзгәрешләр кичерүе бюджет сәясәтенең дөрес алып барылуы белән бәйле, диде. Без икътисадта дөньяның алдынгы тәҗрибәләренә таянып эшлибез, социаль мәсьәләләр хәл ителеп бара. Әлбәттә, алга таба кызурак та атларга телибез, тик тормыш үз таләпләрен куя, яңа мәшәкатьләр тудыра тора.
Шунысын да әйтик әле: Фәтбир Сафин прогрессив салым, ягъни табыш күләменә карап салым ставкасын арттыру турында да сүз кузгаткан иде. Марат Галиев бу мәсьәләне күтәрми торырга киңәш бирде. Шушы ук сорауны без, парламент тыңлаулары тәмамлангач, финанс министры Радик Гайзатуллинга да бирдек, тик тәгаен генә җавап алмадык. Әлбәттә, министрга дөге ярмасы хәтле дә дәгъвабыз юк, чөнки салым сәясәтендә үзгәрешләр федераль законнар белән хәл ителә. Еллар узар, бәлки, “прогрессив шкала” дигәннәре безнең илгә дә килеп керер әле. Хәзергә Россия мондый үзгәрешләргә әзер түгел. Инде министрны бер телгә алгач, икенче мәртәбә дә авыз ачыйк, Радик Гайзатуллиннан үзмәшгуль булып теркәлгәннәрне ни көтәсе белән кызыксындык. Беренчедән, үзмәшгульләр саны 9 ай эчендә 33 мең тирәсенә җиткән, алардан җыелган салым 31 млн тәңкә икән. Бу әллә ни зур акча түгел һәм аны районнарга бүлеп биргәннәр. “Әмма бер тиен дә акча бит”, – дип елмайды министр. Физик затларга – 4, юридик затларга 6 процент салым күп түгел инде ул. Һәрхәлдә, тиешле салымыңны түләп, тыныч йоклауга ни җитә?! Комитет рәисе Леонид Якунин исә, үзмәшгульлек өчен салым кертелү – башы эшләгән кешегә зур бизнеска кереп китү өчен бер баскыч, дигән фикердә.
Бер куанычлы хәбәр дә җиткерик әле, бездә бизнесның экспорттагы өлеше арта башлаган. Дәүләт исә эш кешеләренә салым йөген җиңеләйтү ягында. Республика икътисадына инвестицияләр кертүчеләрне яклау өчен табышка һәм оешмалар милкенә түбән салым ставкалары яшәве – шуның бер мисалы. Мәсәлән, технопарклар, индустриаль парклар, инновацион технологияләр үзәкләре милкенә 0,5 процентлы салым 2020 елда да сакланачак.
Күп кенә акчаның федераль бюджетка күчерелүе турында сүз кузгаткан идек бит әле. Инде әлеге акчаларның милли проектлар булып кире үзебезгә кайтуын да әйтергә кирәктер. Мәсәлән, киләсе елдан нефть продуктларына салымның бер өлеше төбәкләргә бирелә башлаячак. Монысы “Имин һәм сыйфатлы юллар” дигән проектны тормышка ашыру өчен.
Инде килеп, Татарстан федераль бюджеттан иң аз процентка кыска сроклы кредитлар алучы бердәнбер төбәк икән. Кем әйтмешли, эшләгән кешегә бирәләр инде ул. Кредит бурычларын авырыксынмый түләп барырга мөмкинлегебез бар. Һәрхәлдә, җитәкчеләр шулай ди.
Министр Радик Гайзатуллин бөтен социаль йөкләмәләрнең үтәләчәгенә ышандырды һәм, ни сәбәп: “Дөньялар гына тыныч булсын”, – дип өстәде.
Бюджет ул – тере организм, шуңа күрә акча документына ел дәвамында әледән-әле үзгәрешләр кертелә. Ул үзгәрешләр куаныч кына китерсен иде.
Бюджет – саннарда
Тулай төбәк продукциясе җитештерү – 2020 елда 2,5 процентка, 2021-2022 план чорына 2,1-2 процентка артачак. Уртача айлык хезмәт хакы – 2020 елда 6,3 процентка, план чорына 7,3 процентка артачак.
2020 елга тупланма бюджетның керем өлеше – 310,2 млрд, чыгым өлеше 313,1 млрд сум дип фаразлана. Бюджет кытлыгы – 2,9 млрд сум. Муниципаль бюджетларның барысында да керем һәм чыгымнар бер дәрәҗәдә.
Риман Гыйлемханов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat