Салым турында 7 сорау

2 декабрьгә кадәр без салым түләргә тиеш. Шуңа кагылышлы сорауларга салым буенча консультант Роза ЯМИЛЕВА җавап бирде.
1 Кешегә милек салымын түләргә искә тө­ше­рүче хат нинди очракта килмәскә мөмкин? Салымны ничек түләргә була?
– Халыкка милек салымнарын түләү хәбәр­на­мәләре (уведомление) һәм квитанцияләре бер ай алдан җибәрелә башлый. Салымнарны түләү хәбәр­намәләре Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет ачучыларга электрон рәвештә, ә калган кешегә почта аша җибәрелә. Уведомление килмәү сәбәбе берничә була ала. Бу, беренчедән, аларны поч­та бүлекләренең вакытында таратмавына да кагыла. Икенчедән, әгәр исәпләнгән салым суммасы 100 сумнан азрак булса, хәбәрнамә килмәячәк. Хәзер шәхси кабинет аша да салым түләргә мөмкин. Моның уңай яклары күп: чиратта тормыйсың, түләүне үзеңә уңайлы вакытта башкарасың. Акча салым оешмасына ике-өч көндә килеп җитә. Салым түләүче моны шәхси кабинеты аша күзәтеп тора ала. Салым уведомлениясен көтмичә, күпме түлисен алдан санап чыгарырга да мөмкин. Россия Федераль салым хезмәте сынау режимында “Салым түлә” дигән түләү кушымтасы чыгарды.
2 Салым хакы үзгәрешсез калдымы?
– Бу федераль салым түгел һәм ул муниципаль дәрәҗәдә билгеләнә. Түләү хакы салым салу объек­тының зурлыгына бәйле. Салымны объектларны кадастр бәяләмәсенә карап куялар. Милек салымы ставкасын ел саен җирле хакимият билгели.
3 Вакытында түләмәсәң, нәрсә була?
– Милек өчен салымны вакытында түләмәгән очракта, салым инспекциясе Салым кодексының 75 нче маддәсе нигезендә суммага пеня өстәргә мөмкин. Пеняның күләме РФ Үзәк банкының рефинанслау ставкасының 1/300 өлешендә каралган. Түләнмәгән салым никадәр күбрәк икән, пенясы да шулкадәр зуррак була.
4 Салымны кем өчендер түләргә мөмкинме?
– Туганнар өчен дә салым түләргә була. Салым кодексы моны рөхсәт итә. Салым хезмәтенә бу акчалар күчәчәк һәм алар аның кем счетына күчәсен аңлаячак. Башка затлар өчен салым түләгән очракта документлар тутырырга кирәк. Моны ничек дөрес итеп башкарырга икәнен Федераль салым хезмәтенең 2017 елның 17 мартындагы N ЗН-3-1/1850 хатында тәфсилләп аңлат­каннар.
5 Инвалидлар, пенсионерлар өчен нинди ташламалар каралган?
– Милек өчен акча түләүдән пенсионерлар, Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройлары, Дан ордены кавалерлары азат ителә. Шулай ук тумыштан инвалид, I һәм II төркем инвалидларга, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы катнашучыларына, хәрбиләргә дә кагыла бу. Пенсионерларга ташламалар билгеле бер шартларда бирелә. Мәсәлән, салым салынасы объект табыш өчен кулланылырга тиеш түгел. 2015 елдан пенсионерлар өчен салым буенча ташлама биш төрле объектның берсенә карата бирелә (мәсәлән, ике фатирның берсенә, берничә торак йортның берсенә, ике гаражның берсенә һ. б.). Әгәр кешенең ике фатиры бар икән, ул аның берсе өчен милек салымы түләргә тиеш. Ташлама алу өчен нигез булганда салым органына гариза язарга кирәк. Гариза язмаган очракта да бу мөмкинлектән файдаланырга була. Салым инспекциясе үзе кайсы объектны акча түләүдән азат итәргә кирәклеген әйтәчәк.
6 Балигъ булмаганнар милек салымын түләргә тиешме?
– Салым салу объекты милекчеләре булган физик затлар, яшенә, милек хәленә һәм башка күрсәткечләргә карамастан, милек салымы түләүчеләр булып тора. 14 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар өчен алар исеменнән килешүне бары тик ата-аналары, уллыкка алучылары яисә опекуннары гына башкара ала (алар үзләре башкарырга хокуклы килешүләрдән кала – РФ Гражданлык кодексының 28 маддәсе 1 һәм 2 подпунктлары). “Физик затларның милек салымы” законының 4 маддәсе нигезендә салым түләүдән азат ителүче категория күрсәтелгән. Хәзерге вакытта балалар бу ка­тегориягә карамый. Димәк, әгәр дә бала берәр нинди мөлкәткә (фатир, торак йорт һ.б.) ия була икән, ул салым түләргә бурычлы.
7 Баерак булган саен, азрак түлисең, дигәннәре дөресме?
– Күпчелек байлар, номинал рәвешендә, казнага күб­рәк акча кертә. Тик процентлы бәйләнештә, дәүләт, ка­гыйдә буларак, алардан керемнең азрак өлешен алып кала. Салымның күп өлеше аена 70 мең сумнан азрак хезмәт хакы алучылар һәм ялланып эшләүчеләргә эләгә. Башка мисал да бар. Мәсәлән, аена 200 мең сум керем алган шәхси эшмәкәр казнага елына 144 мең сумнан артыграк акча кертә. Шул ук вакытта аена 30 мең сум алып эшләгән укытучы НДФЛ рәвешендә елына 46800 сум акча түләя­чәк. Эш бирүчесе аның өчен иминият акчасы да күчерә. Укытучы эшмәкәрдән күбрәк түләгән булып чыга.

Чулпан Гарифуллина әзерләде

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү