Балага иртәнге ашка нәрсә ашатырга кирәк?

– Туклыклы иртәнге аш баланың акыл эшчәнлеген көчәйтеп кенә калмый, артык авырлык җыюга һәм шуңа бәйле авыруларга да каршы тора, эчәкләрнең әйбәт кыскаруына ярдәм итә, – ди диетолог-эндокринолог, медицина фәннәре докторы Наталья Фадеева. – Димәк, мәктәп укучысына иртән ашатасы ризыкларны уйлап сайларга кирәк.

Шарчыклар, йолдызчыклар, боҗралар. Мондый коры әзер ризыкларның иң начар ягы – шикәре күп булу. Аларны ашагач, канда глюкоза кисәк артып китә һәм организм күпләп инсулин эшләп чыгара. Коры ризыкларны даими ашау шикәр авыруы, симерү, аллергия китереп чыгарырга, эчәклек эшчәнлеген бозарга мөмкин. Шуңа күрә андый азык ашауны атнага бер генә рөхсәт итеп була.

Тиз әзер була торган боткалар. Аларда шикәр йолдызчык һәм шарчыклардагыга караганда азрак, ә клетчатка күбрәк. Әмма бу азыкны да иң яхшылар рәтенә кертеп булмый: ярмасы вакланганрак булган саен, файдасы азрак. Җитмәсә, организмда тиз үзләштерелгәнлектән, 1,5 – 2 сәгатьтән соң ук баланың кабат ашыйсы киләчәк.

Макарон. Углеводка бай, яшелчәләр белән бергә кушсаң, туклыклы һәм файдалы. Итальянча салатны, мәсәлән, балалар яратып ашаячак. Төрле фигуралар рәвешендәге макаронны пешереп алырга, татлы борычны, күркә яки сыер итен шакмаклап турарга, барысын бергә кушарга. Брокколи яки яшел борчак, зәйтүн мае өстәп болгатырга. Ахырдан уылган сыр сибәргә.

Глазурьланган сырок. Бала-чага бик яратса да, бу  продуктны мактап булмый, чөнки анда майлар, шикәр һәм хуш исләндергечләр тулып ята. Сирәк-мирәк сатып алгаласагыз, составы һәм саклану срогы кыска булганына өстенлек бирегез. Составында “заменитель” түгел, сөттән ясалган май булсын.

Иң файдалылары 

  1. Ботка. Төрле көндә төрлесен әзерләргә тырышыгыз. Карабодай, солы, кукуруз, арпа боткаларында витаминнар һәм минераллар күп. Ә менә манный ярмасында клетчатка бик әз. Балага дигән ботканы сөттә пешерү дөресрәк. Чөнки ярмалардагы файдалы матдәләр сөт белән бергә яхшырак үзләштерелә. Сөт ботканы аксымга да баета. Тәлинкәгә бер кисәк атланмай, җиләк-җимеш, бал салырга була.
  2. Май һәм сыр белән бутерброд. Атланмай – диетик өстәлләрнең барысына да керә торган бердәнбер май. Моның сәбәбе – ризыкны майда гына эри торган А, Е, D витаминнарына баетуы. Атланмайда файдалы май кислоталары һәм аксым да бар. Шуңа күрә атнага 1-2 тапкыр балага эре тарттырылган оннан пешерелгән ипине атланмай һәм сыр белән курыкмыйча ашатырга мөмкин.
  3. Эремчек. Иртән кайбер көннәрдә ботка урынына эремчек ашату да тыелмый. Мәсәлән, файдалы да, тәмле дә запеканка, сырник, “ялкаулар пилмәне” кебек ризыклар әзерләргә, 5 процентлы эремчекне җиләк-җимешләр белән күпертеп, смузи ясарга була.
  4. Йомырка. Мәктәп укучысына атнага 2-3 тапкыр йомыркалы иртәнге аш бирергә мөмкин. Яшелчәләр, яшел тәмләткечләр, күркә яки тавык ите белән бергә пешерелгән йомырка тәбәсе файдалы. Түгәрәк килеш пешкән күкәйдән бутерброд ясарга да була: ипи телеменә май ягарга да өстенә икегә бүленгән күкәйне куярга.
  5. Коймак. Солы, карабодай оныннан пешерелгән коймак – шулай ук менә дигән азык. Ә инде камырына угычтан уылган кабак, алма, банан да кушып җибәрсәң, тагын да яхшырак.


Фикер өстәү