Авылга кондызлар һөҗүм итә

Теләче районындагы Баландыш авылының бер ишегалдын кондызлар су бастырган. Авыл халкы сүзләренә караганда, җәнлек Кысык елгасын буып куйган. Нәтиҗәдә су, 20 сантиметрга күтәрелеп, янәшәдәге йортның ишегалдына үтеп кергән. Йорт хуҗалары, ташу эчкә үк узар дип куркып, хәтта  коткаручыларны да чакырган. Алары исә хуҗаларны тынычландырган. 

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин   әйтүенчә, авылның берничә егете томаланган урынны чистарткан инде. Ләкин проблема моның белән бетмәс шикелле. Эш шунда: кайчандыр Кызыл китапка кертелгән әлеге җәнлекләр соңгы ун елда, чыннан да, бик нык арткан икән.

– Бөтен авылны баскан инде алар. Бу хәл дә беренче тапкыр гына түгел. Әледән-әле кабатлана. Гел чарасын күреп торабыз. Трактор белән чистартып караган вакытлар булды. Хәзер яр буена транспорт белән килеп булмый. Биш-алты урында шулай буып куя торган гадәтләре бар. Берсен чистартасың, икенчесен томалап куя, – ди ул.

Рөстәм Мөхәммәтшин әйтүенчә, кондызларны ауларга да ярамый. Алай гына да түгел, алар буып куйган җирне чистарткан өчен штраф та салырга мөмкиннәр икән. Штраф күләме 500 меңнән алып 1 млн сумга кадәр җитә.

– Бик зур мәшәкать тудыралар. Узган ел көз көне бик нык чистарттык. Авылдагы чыбык-чабыкны җыештыргач, күбесе качып та бетте. Быел тагын шушы ук эшләрне башкарырбыз дип торабыз. Алар бик тиз эшли. Көтү белән киләләр дә, бер-берсенә ярдәмләшеп,  буып та куялар, – ди Рөстәм Мөхәммәтшин.

Юан-юан агачларны кимереп аудару да берни тормый икән аларга.

Башта теше белән агачны очлап, казыклар куеп чыга. Аннан соң шуның арасын читән үргән кебек үрә. Шуннан балчык белән сылап чыга. Һәм иң кызыгы шунда: барысын да койрыгы белән эшли. Анысы гәүдәсеннән дә зуррак. Аларга каршы берни эшләп тә булмый, – диде авыл җирлеге башлыгы.

Татарстанның Биологик ресурсларны саклау буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков сүзләренә караганда, республикада кондызларның саны 20 меңгә якын.

– Кондыз ул элек Кызыл китапта булса, хәзер инде андый сирәк ресурс булудан туктады. Хәзер ул аучылык ресурсы булып санала. Ләкин аучыларда кондызларга карата куян, төлкеләр кебек ихтыяҗ юк, шуңа күрә аларның саны да арта башлаган. Моның сәбәбе – аларның аз кулланылуы, яшәү өчен шартлары яхшыруы, – ди Ринат Чиспияков.

Аның сүзләренә караганда, әлеге җәнлекләр республиканың барлык районнарында да очрый. Шуңа күрә кондызлар аркасында су басу куркынычы булган район башлыкларына язын күрсәтмәләр юллыйлар икән.

Саннары артса да, аларның буаларын рөхсәтсез җимерергә ярамый.

– Чыннан да, алар тиз үрчи. Ләкин аңа каршы нинди дә булса чаралар күреп булмый. Сулыклар күп, үрчер өчен шартлар яхшы, шуңа күрә алар үзләрен яхшы хис итә, – ди белгеч.

Зыян гына салмый, файда да китерә әле алар. Ринат Чиспияков әйтүенчә, алар сулыкларны бер дәрәҗәдә тотып тора, артык үскән үсемлекләрдән арындыра, хайваннар чылбыры элементы да булып тора.

– Әмма халыктан шикаятьләр килә, шуңа күрә санын киметергә мәҗбүрбез. Аны тоту бик җиңел түгел, ул – яшерен җәнлек, атып түгел, тозак куеп кына тотып була, – ди белгеч.

Зөһрә Садыйкова

Кондызлар турында өч факт

  • Гадәти кондызның озынлыгы – 1-1,3 метр, авырлыгы 30-32 килога җитә.
  • Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә һәм Австралиядә Альп зоопаркында кондызга һәйкәлләр куелган.
  • Уртача зурлыктагы кондыз диаметры 40 сантиметрлы агачны бер көндә аудара ала.


Фикер өстәү