Үзмәшгульләр: “Тынычлап эшләр өчен күчтек”

Ел башыннан Татарстанда 32925 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Шуларның 3600е – республикага читтән килеп эшләүчеләр. Таксистлар, кондитерлар – үзмәшгуль исемен күбрәк алар йөртә. Тугыз ай эчендә Татарстан үзмәшгульләре дәүләт бюджетына 31 миллион сум акча китергән.

Сузмаска исәп

Бу елның 1 гыйнварыннан сынау режимында Россиянең дүрт төбәгенә – Мәскәү, Татарстан, Калуга һәм Мәскәү өлкәләренә үзмәшгульләр өчен яңа “һөнәри керемгә салым” кертелде. Хәзер Россия буенча 220 меңнән артык кеше үзмәшгуль санала. Аларның 87 проценты моңа кадәр беркайчан да шәхси эшмәкәр булып тормаган, күпчелеге салым түләүдә дә катнашмаган. Яңа режим кертелгәч, күләгәдән чыгарга уйлаганнар.

Россия хөкүмәте бу проектны алга таба да алып барырга һәм илнең барлык төбәкләрендә дә җәелдерергә җыена. Бу хакта күптән түгел Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко да әйтте. Аның сүзләренчә, һөнәри керемгә салым үзен аклаган, кешеләр теркәлә һәм эксперимент үз нәтиҗәсен күрсәтә. Ул, яңа салым режимын Россиянең бүтән төбәкләренә кертүне сузмаска, дигән фикердә.

Түләргәме, түләмәскәме?

Тәм-том пешерүче, фатирын арендага бирүче, фото-видеога төшерүче, юридик хезмәт күрсәтүче, ремонт эше, интернетта реклама белән шөгыльләнүче, чәчтараш, тырнак, каш ясаучы, репетитор – болар барысы да, үзләренә эшләп, табыш алучы санала. Гыйнвар аеннан алар да, үз эшчәнлекләрен рәсмиләштереп, салым түләргә тиеш. Моңа кадәр күләгәдә калуларының төп сәбәбе – хисапларның күплегеннән курку, бюрократиядән качу булган икән. Әмма болай йөрүнең күбрәк зыян гына китерәчәген аңларга вакыт. Теркәлмичә эшләүчеләр 13 процент салым да, моңа өстәп штрафлар да түләргә мәҗбүр. Андыйлар клиентлар белән килешүсез-нисез эшли, шуңа күрә төп башына утыртып калдырган очраклар да булырга мөмкин. Кредит алу да авыррак булачак. Андый-мондый бизнесыгызга куркыныч янаса, полициягә яклау сорап мөрәҗәгать итеп тә булмаячак, чөнки шөгыль законсыз башкарыла.

Әлеге салым режимына физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә күчә ала. Тик аларның еллык кереме 2 миллион 400 мең сумнан артмаска тиеш. Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр, акциз товарлар белән шөгыльләнүчеләр, файдалы казылмалар табу һәм чыгаруда хезмәт куючылар, адвокат, нотариуслар үзмәшгуль була алмый. Үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәтсә, ай саен керемнән – 4, әгәр юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәт күрсәтсә, 6 процент салым түли. Мисал өчен, айга 10 мең сумлык керемегез бар икән, аның 400е салым итеп тотылачак. Гади эшкуарлардан аермалы буларак, үзмәшгульләрнең өстәмә хезмәткәрләр алырга хокукы юк. Аннан, әгәр мондый статуста эшләү туйдыра икән, бу салымнан теләсә кайсы вакытта баш тарту мөмкин.

Үзмәшгульләр белән эшләү эш бирүче оешма-предприятиеләргә дә кулай. Бу шул ук салым процентының кимрәк булуы белән аңлатыла. Үзмәшгульләр өчен хисап та бирергә кирәк түгел.

Татарстанда үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең күпчелеге яңа статуска тынычлап эшләр өчен күчүен белдерә.

“Декрет ялында өйдә зефир әзерләү белән шөгыльләнә башладым. Эш яхшы барды, әмма авырлыклар белән дә очрашырга туры килде, – ди кондитер Лиана Пахарева. – Зефирларга заказ оешма-компанияләрдән килә башлады. Ә аларга чек кирәк. Мин, билгеле, чек бирә алмый идем. Бу эшчәнлеккә шактый комачаулады”. Лиана үзмәшгуль булып беренчеләрдән теркәлгән. Өч ай дигәндә клиентлары да арткан.

Яшел Үзәннән Алинә Богаткина кул эшләре белән шөгыльләнә. Ул керамикадан һәм гипстан сыннар ясап сата. “Минем салым” кушымтасы аша гыйнвар аенда ук үзмәшгуль статусын ала.

– Рәсми теркәлү ышаныч бирә. Элегрәк заказ бирүчеләр миннән шикләнсә, мин дә, салым хезмәтенә “сата” күрмәсеннәр инде болар, дип борчыла идем. Хәзер клиентларга чек бирә алам, эшчәнлеккә җитди карыйлар, – диде ул.

Теләче районыннан Раушания Фәттахова торт пешерә. Бу эш белән дүрт ел шөгыльләнә. Үзмәшгульлек турында мәгълүмат чараларында хәбәрләр күренә башлагач, эшчәнлеген рәсмиләштерергә булган ул. “Теркәлү биш минут вакытны алды. Аның каравы, хәзер тынычлап эшлисең”, – ди Раушания ханым.

Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм фондының Актаныштагы вәкиле Алмаз Нурлыев үзмәшгуль булып теркәлергә теләүчеләр белән очрашулар узуын әйтте. “Авылдагылар күптән үзмәшгуль инде: сөт, җиләк-пиннек сату,  электрик хезмәтләре күрсәтү, башкасы, дисеңме. Бүген аларның төп проблемасы – системага теркәлә белмәү. Очрашуларда шул юнәлештә дә ярдәм итәргә әзерлегемне әйтәм”, – ди ул.

Ничек үзмәшгуль булырга?

Иң уңайлы ысул: “Минем салым” дигән кушымтаны телефонга гына урнаштыру. Шунда кереп, сорауларга җавап бирәсең дә салым инспекциясенә җибәрәсең. Моңа биш минут җитә. Һәр айның 25 нче көнендә салым күчерәсе генә кала. 10 ел дәвамында салым ставкалары артмаячак, контроль-касса аппаратлары, хисап тапшырулар кирәкми, тикшерүләр булмаячак. Салым хезмәте белән элемтә мобиль кушымтада бара. Үзмәшгульләрнең сорауларына барлык җавапны да tvoedelo.pro сайтыннан белергә мөмкин.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү