Балтырганга каршы көрәшкә 34 млн сум таләп ителә

Һәр районга  балтырганга каршы көрәшкә күтәреләсе. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы муниципалитетлар бюджетларына Сосновский балтырганын юкка чыгару өчен акча күздә тотуны сораган. Әлеге максатка 34 миллион сум таләп ителә.

Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов белдерде.

Ул быел республика бюджетында беренче тапкыр буларак, балтырганны бетерүгә 10 миллион сум күздә тотылуын, әмма аның файдаланылмыйча калуын билгеләп үтте. Чөнки, Хәбипов әйтүенчә, хәтәр үләнгә каршы көрәш буенча грантны откан предприятие бу эшне башкарудан баш тарткан. “Алга таба мондый хәл кабатланмасын өчен без акчаны район бюджетларында күздә тоту үтенече белән Татарстан Президентына мөрәҗәгать иттек”,  – диде министрлык вәкиле. Аның сүзләренә караганда, балтырганга каршы көрәшне, кар эреп беткәч үк, бер үк вакытта барлык районнарда җәелдерергә кирәк.


Фикер өстәү