Пенсия саныйбыз… Артырмы?!

2020 елда Россиядә картлык буенча иминият пенсиясе уртача 16 мең 400 сумга җитәргә тиеш. Әлеге яңалык эшләмәүче пенсионерларга кагыла. Бу хакта Россия Пенсия фонды җитәкчесе Антон Дроздов хәбәр итте.

Алдан ук исәп-хисап ясалган

Ил буенча алганда, аларның саны – 32 миллион кеше. Татарстанда пенсия яшендәгеләр – ел башында 1 миллион 151 мең иде. Хәзер исә эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясе күләме уртача 15 400 сум тәшкил итә. Быел индексация нәтиҗәсендә пенсияләр 1 мең сумга күтәрелде. Дөрес, һәрбер кешегә автомат рәвештә берәр мең сум өстәп чыктылар дигән сүз түгел бу. Эшләмәүче пенсионерларның акча янчыгына мең тәңкә өстәләчәге алдан ук вәгъдә ителгәч, аны ай саен бирәчәкләр икән, дип өметләнүчеләр дә булды. Тик монда ел дәвамында кергән сумма турында сүз бара. Ул кешенең пенсиясе күләменә карап арта һәм һәркемгә аерым исәпләнә.

Киләсе елда пенсияләрне индексацияләү 6,6 процент булачак дип планлаштырыла. Быел ул күрсәткеч 7,05 иде. 2021 елда ул – 6,3, 2022 елда 5,9 процент булачак дип фаразлыйлар. Антон Дроздов бу уңайдан: “Киләсе елда инфляция 3 процентка һәм агымдагы ике елда 4 процентка  күтәрелә”, – дип аңлатты. Тагын өч елдан пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясе уртача 18 мең 300 сум булачак икән.

Социаль пенсияләрдә үзгәрешләр

Пенсия фонды җитәкчесе социаль пенсия алучыларга да яңалык җиткерде. 1 апрельдән социаль пенсияләр якынча 10320 сумга җитәчәк. Бу хәбәр Татарстандагы 82 мең кешегә кагыла. Хәзергә әлеге категориядәгеләргә түләү 9764 сум тәшкил итә. Быел аларның пенсиясе апрель аеннан уртача 2 процентка, төгәлрәк әйткәндә, 182 сумга арткан иде. 2020 елда пенсионерларга билгеләнгән яшәү минимумы үсешеннән чыгып, индексация 7 процент тәшкил итәчәк, ди белгечләр.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү