Болгар Ислам академиясендә җыен уздырылачак

13 – 19 октябрь  көннәрендә Болгар Ислам академиясендә (БИА) “Россия мөселманнарының илаһият мирасы” дигән I халыкара җыен уздырылачак.

Берничә максатны күздә тоткан колачлы чара булачак бу. 13 – 15 октябрьдә “Илаһият мирасында традицияләр һәм ислахчылык” дигән халыкара Болгар укулары, 14 – 16 октябрьдә “Төбәк яссылыгында ислам һәм җәмгыять” бөтенроссия гыйльми-гамәли конференциясе, 15 – 17 октябрьдә “Глобальләштерү заманында илаһият күзлегеннән хәл итү юлларын эзләү” дигән III. Шиһабетдин Мәрҗани укулары, 17 – 19 октябрьдә студентларның “Россия һәм чит илләрдәге мөселман яшьләренең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру” дигән халыкара гыйльми-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Моның өстенә бөек татар дин галиме Риза Фәхретдиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан “түгәрәк өстәл” оештыру күздә тотыла.

– 300ләп галим-голәмә, 150ләп студент киләчәк. Студентлар дигәннән, аларның иллесе –  чит илдән. Урта Азия дәүләтләреннән генә түгел, Англия, Голландия, Франция кебек илләрдән дә килергә җыеналар. Болгар җиренә ислам уку йортларында гыйлем алучылар гына түгел, дөньяви вузлардан да кызыксынучы яшьләр җыелачак. Гарәп һәм урыс теле буенча олимпиада да оештырачакбыз. Галимнәр өчен генә түгел, гыйлем дөньясына яңа гына атлап кергәннәргә дә кызыклы, файдалы булуына  өметләнәм, – дип сөйләде БИА ректоры Данияр Абдрахманов.

Ул академия диварларында берничә ай элек кенә булган тантаналы вакыйгага да киң тукталды. Алты егетнең илаһият фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешүен әйтүебез. “Дүрт егетебезгә берәү дә “кара шар” салмады. Ике егеткә генә, бәхәсле моментлар булуын искәртеп, сорау арты сорау бирделәр. Бу да табигый. Фәндә барысы да ике икең дүрт кебек ап-ачык була алмый. Биш кеше докторлык диссертациясен – гарәп телендә, берсе урысча язды. Бездә төп тел – гарәп һәм урыс теле”, – дип бәян итте академия җитәкчеләре.

Без, үз чиратыбызда, Россия мөселманнарының илаһият мирасы дигәндә, татар дини мирасын күз алдында тотабыз. Әмма академия кысасында татар теле үги бала хәлендә. «Сездә “Татар илаһият мирасы” дигән кафедра да юк. Әле менә студентлар арасында гарәп һәм урыс теле буенча гына олимпиада үткәрергә җыенасыз. Нишләп татар теле читтә кала, диссертацияләр дә гарәп һәп урыс телендә генә язылган?» дип кызыксындык.

– Татар теле читкә тибәрелә, дип әйтмәс идем. Конференцияләр вакытында “түгәрәк өстәл”ләрне татарча  уздыру да планлаштырыла. Дөрес әйтәсез. Сезнең тәкъдимне истә тотып, киләсе елда татар теле буенча да олимпиада оештырырбыз. Инде диссертация язуга килгәндә, татар теленә бернинди тыю юк. Татарча язарга теләгән кеше рәхәтләнеп язсын. Аның авторефераты барыбер урысча һәм гарәпчә булачак бит. Яклаган вакытта да тәрҗемә итеп барырлык белгечләребез бар, – дип җаваплады моңа Данияр Абдрахманов.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү