Тычканнар белән көз көне ничек көрәшергә? | Киңәш

Бакчаларыбыз бушап калды диярлек инде. Ә андагы көзге матурлык! Җимеш агачларының әфлисун төсендәге, кызыл, сары яфраклары – карап туйгысыз. Әмма без табигатьнең гүзәллегенә сокланып йөргән бер мәлдә тычканнар, “төенчекләрен төйнәп”, кышлау өчен ышык урыннар эзләү белән мәшгуль. Ә алар өчен иң шәп кышлау урыны, әлбәттә инде, безнең җылы, уңайлы йортыбыз.

Томалыйбыз, ямыйбыз

Суыта башлауга, кимерүчеләр ризык табып була торган җылы урыннарга кыяклый башлый. Бу әрсезләр, “спецназ” сугышчылары кебек, стенадагы ярык-йорык, ачык ишек-тәрәзә, вентиляция тишекләре, торбалар аша торакка ничек тә үтеп керү юлларын эзли. Хәер, чакырылмаган кунакларның йортыбызга килеп төшүендә үзебез дә гаепле булырга мөмкин анысы. Әйтик, алар чүп үләннәрдән, коелган яфраклар, чүп-чардан чистартылмаган бакчада кеше күзеннән качып, өйгә кереп югалу өчен уңайлы вакытны көтеп кенә тора. Иң элек йорт нигезен яхшылап томаларга, “отмостка”сындагы тишек-тошыкны “ямарга”, кабель үткәргечләр яки сантехника торбалары тирәсендә ачык урыннар калдырмаска кирәк. Кимерүчеләргә шул кечкенә генә тишектән үтеп, канализация торбасы яки үткәргеч аша өйгә кереп посуның бернинди дә авырлыгы юк.

Тычканнар бигрәк тә идән астыннан яки чормадан еш керүчән. Шуңа күрә соры “дошман” килеп җиткәнче үк чарасын күрергә: бу урыннарга җилемле тозак куярга кирәк. Әмма аны куйдым да оныттым түгел, даими тикшереп-барлап-чистартып тору шарт. Юкса җилемгә ябышып калган кимерүче, ачлыктан тәпи сузып, начар ис чыгарып ятарга мөмкин. Моннан тыш подвал-чормага, келәт-чолан ише бүлмәләргә ультратавышлы прибор куярга була.

Ул исе!..

Шулай ук бу җәһәттән безгә кайбер үсемлекләр дә ярдәм итәргә мөмкин. Тычкан-күселәр әрем, бөтнек, ромашка, сазанак (багульник), гөлбадран (пижма), аю баланы (бузина) исен яратмый. “Эз”ләре күренгән урынга, әйтик, әрем яфраклары түшәп куйсаң яки аның кипкән ботагы төтенен җибәрсәң, тычкан шундук тәпи ялтыратачак. Бу үсемлекләр кимерүчеләрне кибеттә сатыла торган инсектицидлардан ким куркытмый.

Аю баланына да тәфсилләбрәк тукталып үтмичә булмый. Әлеге үсемлек тамырлары көчле агу бүлеп чыгара. Йорт тирәли шушы агачны утыртсаң, кимерүчеләр бу торакка беркайчан да керми, дигән фикер бар хәтта. Кеше өчен бик тә файдалы ромашкага килгәндә, тычкан өчен аның исе үлемгә тиң. Шулай ук бөтнек исе дә соры “корткыч”ларның “нервысына” ярамый. Зәһәр ис аларга өннәрен алырлык дәрәҗәдә тәэсир итә. Кимерүчеләргә каршы көрәш өчен үсемлекне фатир почмакларына куеп чыгарга кирәк. Үсемлеге булмаса, аптекаларда сатыла торган бөтнек төнәтмәсе дә ярый. Мамыктан шарчыклар ясап, төнәтмәне сеңдерәсе дә шуларны почмак идәненә урнаштырасы.

Пыяладан сират күпере

Тычканнан котылу максатында идән астына күмерләнгән утын агачы куючылар да бар. Чөнки көйгән агач исе дә кимерүчеләргә начар тәэсир итә. Аннан килеп, идән астында нигез кырыйларына буеннан-буена төелгән пыяла сибәргә мөмкин. Пыяла ватыклары кимерүчеләрнең тәннәрен, тәпиләрен яралый. Шуңа алар, язмышларын куркыныч астына куюларын аңлап, пыялалы түшәмәдән тизрәк ычкыну ягын карый. Идән, стенада кимерүчеләр ясаган тишекне томалалау өчен дә катнашмага төелгән пыяла өстәргә мөмкин. Нәтиҗәсе бик тиз күренәчәк.

Тычкан-күселәрнең кешегә нинди зур зыян салуын кайберәүләребез белеп тә бетермидер әле. Алар үткәргечләрне кимереп, янгынга сәбәп әзерләргә дә күп сорап тормый хәтта. Моннан тыш сальмонелла, геморрагик бизгәк кебек бик хәтәр авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Чирнең тычкан

узган ризык аша эләгүе бар. Кимерүчеләр кая гына килеп чыкмасыннар, шунда төрле вирус һәм бактерияләр белән мыжгып торган тизәкләрен калдырып китәләр. Калдыкларның исә хәтта пары да куркыныч белән янарга мөмкин. Аннан иң элек иммунитеты көчсез кешеләр: балалар һәм картлар зыян күрә.

Мәгълүм булганча, тычкан теләсә каян йөри, әмма пыяла яки башка төрле шома өслек аша менә алмый. Шуны истә тотып, кимерүчеләрне тоту максатында 40 литрлы (кечерәк булса да ярый) иске аквариум кулланырга була. Аквариум төбенә берәр нинди ризык куела, ә алдына – тычканнарга менү өчен “баскыч” – иске-москы китап-журнал өеме урнаштырыла. Тычкан “сусыз бассейн”га, һичшиксез, төшәчәк. Чөнки анда – ризык. Ә кире менә алмаячак. Моның өчен аквариум гына түгел, 5 литрлы пластик шешә (өстен конус рәвешендә кисеп алырга) дә кулланырга була.


Фикер өстәү