Мәскәүдәге «Алтын көз» күргәзмәсендә татар атлары алтын медаль алды

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министралыгы Мәскәүдә узган «Алтын көз — 2019» агросәнгать күргәзмәсе кысаларында  токымлы һәм товар терлекчелеге өлкәсендә югары күрсәткечләр өчен алтын медальгә лаек булды. Аерым бүләкләр белән татар токымлы атлар бүләкләнде. Словая масть токымлы ике айгыр да алтынга ия.

«Аннан тыш,  Татарстан сыерлар һәм кәҗәләр өчен алтын белән бүләкләнде. Кыйммәтле мехлы терлекчелек өлкәсендә ООО Агрофирма «Берсутский» алтын һәм ЯАҖ «Бирюли» һәм «Матюшино» көмеш медальләргә ия», — дип билгеләп үтте Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов.

Исегезгә төшерәбез, күргәзмәдә Татарстаннан ак төлкеләр, сусарлар һәм төлкеләр, Лениногорск һәм Әлмәт шәһәреннән китерелгән айгырлар, Сабадан — кәҗәләр һәм Холмогорский тибындагы татар сыерлары тәкъдим ителгән иде.

«Министрлыкны шушы дәрәҗәдә бүләкләүләре — безнең эшчәнлекне сыйфатлауның иң мөһим критериясе дип саныйм. Бу алтын медаль безнең өчен алга табада тырышып эшләүгә стимул булачак», — диде Ришат Зарипов.


Фикер өстәү