Фатирда тормаган очракта азан әйттерергә кирәкме?

Күптән түгел генә фатир сатып алдык. Шәхси сәбәпләр аркасында, әлегә күченә алмыйбыз. Кайта-китә генә йөрибез. Мондый очракта азан әйттерергә кирәк микән?

Алсу Сафиуллина. Казан

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков:

– Йортка азан никадәр иртәрәк әйтелә, ул шуның кадәр яхшырак була. Азан яңа фатирга күчү белән генә бәйле эшләнә торган гамәл түгел. Ул һәр көнне әйтелсә, йортыгызга һәр көн бәрәкәт иңә, аннан шайтаннар китә. Йорттан бәрәкәт китмәсен, дисәгез, Пәйгамбәребез с.г.в.: “Үзегезнең йортларыгызны каберләрегезгә әйләндермәгез”, – дигән. Бу нәрсә дигән сүз? Ягъни үлгәннәр шикелле яшәмәгез. Йортыгызны намаз белән терелтегез. Анда азан әйтелсен, намаз укылсын. Шуңа күрә фатирда ремонт эшләре барса да, хәзрәтне чакырып, азан әйтелсә яхшы.


Фикер өстәү