“Кечкенә кызыбыз яшьлекне озайтты” | Язмыш

Игелек җирдә ятмый, диләр. Буада яшәүче Фәридә Садардинова моңа үз мисалында ышанган. Ятим өч баланы үз канаты астына алып үстереп, ул алардан бүген игелек күрә. Ә бит тормышы ал да гөл булмаган. Яшьли ирен, буй җиткән кызын да югалта ул. Елыйсы килгән чакларда да көчле булырга өйрәнә.

– Без гаиләдә биш бала үстек. Мин иң кечесе идем. 19 яшем тулгач, кияүгә чыктым. Бер елдан кызым Илсөярне сөя идем инде. Яшьлек белән берни сизелмәгән. Тормышның бер авырлыгын тоймыйча гомер иттем. Аннары Илмирам һәм Флүрәмне алып кайттым. Дүртенчегә Аллаһы Тәгалә малай бирде, – дип сөйли Фәридә апа. – Менә шул вакытта апам Гөлҗиһан авырып китте. Авыруы көчле булды, өч баласын калдырып, якты дөньядан китеп барды. Мин аның сабыйларын үземә алдым. Ул чакта кызларга – 11, 9 һәм 6 яшь иде. Сеңлем балалары миңа әни дип тә әйтмәкче иде. Тик кушмадым. Ана кеше бер генә була ул. Әле ярый, ирем Тәлгать бик тә әйбәт кеше иде. Аның белән бергә 24 ел яшәп калдык. Җиде баланы кочаклап, 43 яшемдә тол калдым.

Ире үлгәннән соң  Фәридә апаның башына тагын бер хәсрәт килә. Көтмәгәндә кызы Флүрәдә авыру табалар. 28 яшендә кан рагыннан үлеп китә ул. Ана өчен бу хәсрәттән дә авыры булмый. Әле дә ул кызы хакында тыныч кына сөйли алмый.

– Гомерлек хәсрәт шушы булгандыр. Үзем үлгәнче, йөрәгемнән китмәс яра бу. Ул чактагы елауларым, хәсрәтләнүемне үзем генә беләм. Бик авыр иде. Хәзер дә йөрәк сыкрап тора, – дип искә ала Фәридә апа.

Язмыштыр инде, Фәридә апа икенче тапкыр кияүгә чыгып куя. Хатынсыз калган Илгизәр абый белән, тәвәкәлләп, уртак тормыш коралар. Әниләре гаилә корганда кызлар буй җитсә дә, энеләре Илнурга ун гына яшь була. Шөкер, чит кешене якын итеп күрәләр.

– Илгизәр белән яши башлагач, мин 46 яшемдә кыз бала таптым. Аллаһы Тәгалә минем бакыйлыкка күчкән балам өчен өзгәләнүемне күргәндер, мөгаен. Олыгайган көнебездә Ильвиналы булдык. Хәзер кызыбызга 21 яшь инде. Аңа карап сөенеп туя алмыйбыз, – ди Фәридә апа.

Нинди генә авырлык килсә дә, күңелсез сүзләр ишетелсә дә, Фәридә апа аларны җырлап-биеп җиңәргә өрйәнә. Күңелен бер дә төшерми. Гомере буе бары тик бер урында гына эшләп, лаеклы ялга чыга. Ә аннары яңадан яшьлегенә кайта. Хәзер ул ансамбльгә йөри. Аларны Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә таныйлар.

– Кыланмаган калмады инде. Районда узган “Супер әби” бәйгесендә дә катнаштым. Бер дә картаясы килми бит әле. Үч иткәндәй, олыгая баруны искә төшереп торалар. Бу арада бәйрәмнәргә чакыруларын әйтәм. Монысын шаяртам гына. Әмма күңел гел унсигездә тора кебек. Кечкенә кызыбыз безнең яшьлекне тагын да озайтты шул. Әле бер дә сер бирәсе килми, – ди Фәридә апа. – Илгизәрнең беренче гаиләсе белән дә тату яшибез. Мин бит аны хатыныннан тартып алмадым. Без өйләнешкәндә, ул башкада кияүдә иде. Ә менә улын бик яратабыз. Ул безгә килеп йөри. Килсен генә. Гаиләбез бик тату. Апам кызлары да үземнеке кебек. Без синеке-минекегә бүлеп тормыйбыз. Бездә бар да бербөтен. Яшьлектә дә бәхетсез булмадым. Әмма иң рәхәт көннәрем олыгайган чагыма калган икән. Язмыш сынап торды, ә мин бирешмәдем. Аллаһы Тәгалә дә сынауларны күтәрмәс кешегә бирми шул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү