Башкортстанда өч ир-ат янып үлгән (ФОТО)

Бүген көндез Башкортстанның Әбҗәлил районының Ташбулат авылында металл будка эчендә өч ир-а янып үлгән. Бу хакта «Кызыл таң»  газетасы хәбәр итә.

Хәбәр килү белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция һәм медицина хезмәткәрләре кичекмәстән фаҗига урынына килә. Урынга килеп җитүгә, төзелеп килүче шәхси торак йорт ишегалдында урнашкан 12 квадрат метрлы металл будка януы ачыклана.

Кызганычка, янгын сүндергәндә өч ирнең мәете табылган. Бу фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/12/195211/


Фикер өстәү