Йолдызнамә | 14 – 20 октябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Гаилә бюджеты турында бер утырып уйлану кирәктер. Юкса соңгы вакытларда акчагыз гүя учтагы ком кебек: бармаклар аша коелып юкка чыгарга гына тора. Хәләлегез белән пүчтәктән генә килеп чыккан тавышның ахыры бик хәерле бетәчәк. Зирәклек булышачак…

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Мөлаем һәм ачык йөзле булуыгыз берьюлы берничә куянның койрыгын тоту мөмкинлеге бирер. 20 октябрьдә йөрәкне җилкеткеч бер очрашу булыр. Шуңа әзер торыгыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Кинәт кенә башыгызга искиткеч шәп фикерләр килер. Шуңа күрә кәгазь-каләмегез кул астында гел әзер торсын. Балаларыгыз шатлыклы мизгелләр бүләк итәр. Бу исә бөтен борчу-мәшәкатьләрегезне оныттырыр.

Кысла (22.06 – 22.07) Бу атнада якыныгыз үзегезгә хыянәт иткән кебек тоелыр. Килделе-киттеле уйларга бирелергә ашыкмагыз: шикләнү галәмәте генә бу. Аның каравы, акча хәлләре җайланып, кәефегезне күтәрер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Игътибар үзәгендә калырга әзер торыгыз. Атнаның икенче яртысында шактый ук кыйммәтле бүләкләр, бик матур сюрпризлар көтегез. Кыскасы, үзегезне бәхет диңгезендә йөзгәндәй сизәрсез.

Кыз (24.08 – 22.09) Баштанаяк эш-мәшәкатькә чумарсыз. Барысына да өлгерү өчен көчегезне дөрес бүлегез. Ничек итеп дисезме? Иң мөһимнәреннән башлагыз. Калганнары әкрен генә хәл ителәчәк, кайберләре хәтта үзләреннән-үзләре!

Үлчәү (23.09 – 23.10) Дүшәмбе – авыр көн, диләр. Чыннан да, шундыйрак булыр ул. Аның каравы, алга таба яңа яуган кардай ап-ак полоса башланып китәр. Беренчедән, күңелегезне тырнап йөргән бер мәсьәләнең, ниһаять, очына чыгу җае табылыр. Икенчедән…

Чаян (24.10 – 22.11) Бераз гына туарылып алсагыз да була. Җитәр, алны-ялны белмичә күпме эшләргә мөмкин! Эшләрегезне кемнәрнеңдер җилкәсенә өеп калдырудан курыкмыйча, вакытыгызны ялга багышлагыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Көнкүрештәге вак-төяк проблемалардан кала, тормышның барлык өлкәләрендә гел уңай килеп торыр. Гомумән, үзегезне чын мәгънәсендә бәхетле кеше итеп тою мөмкинлеге ачылыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Җитәкчегез эштә үзегезгә яңа бурычлар йөкләр. Һәй, мин моны үти алмамдыр, дип куркып калмагыз тагы. Барысы да искиткеч шәп килеп чыгар һәм бу ахыр килеп хезмәт хакыгызның үсүенә китерер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Күңелегезгә тынгылык бирмәгән бер мәсьәләнең, ниһаять, очы күренә башлар. Эштә, киресенчә, берникадәр киеренкелек сизелер. Хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләрне бозмас өчен тәүге адымны нәкъ менә сез ясасагыз, барысы да әйбәт булыр.

Балык (20.02 – 20.03) Эштә килеп туган хәлләрдән куркыбрак калырсыз. Әмма хафаланасы юк: сезнең тормышка җиңеллек кенә алып килер алар. Һәм… акча.


Фикер өстәү