Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы ничек түләнергә тиеш?

Эш көне булмаган бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә хезмәт хакы түләнергә тиеш, шулай ук ял алырга мөмкин. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Халыклар бердәмлеге көнен (2-4 ноябрь) бәйрәм итүгә бәйле рәвештә 2019 елда россиялеләрне быелгы соңгы озын яллар көтә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хезмәткәрләрне ял һәм бәйрәм көннәрендә бары тик аерым очракларда гына һәм аларның язмача ризалыгы белән генә эшкә җәлеп итәргә мөмкин. Шул ук вакытта, рәсми карар яки боерык кабул ителергә тиеш.

Хезмәткәрнең ял яки бәйрәм көнендә эшләгән өчен акча урынына өстәмә ял көне алырга хакы бар.

Шулай ук хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка гына эшкә җәлеп итәргә рөхсәт итә торган очраклар да юк түгел. Аларга катастрофа яки җитештерүдә аварияләрне булдырмый калу һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү; бәхетсезлек очракларына, эш бирүчеләр, дәүләт яки муниципалитетның милке юкка чыгуына яисә бозылуына юл куймау керә.

Иҗади һөнәр вәкилләрен күмәк килешү яки локаль документ тарафыннан каралган, ә профессия Хөкүмәт раслаган махсус исемлеккә кертелгән очракта ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итәргә мөмкин.

 


Фикер өстәү