Татарстанда балалар бакчасы өчен түләүне арттырырга планлаштыралар

2020 елдан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү сигез процентка артачак. Бу арту, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр югарырак.

Документ нигезендә, республикада балалар бакчасы түләве күләме «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы 273 нче Федераль законны үтәү максатларыннан арта бара, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Түләнә торган сумма мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең эш сәгатьләреннән, баланың яшеннән һәм гаиләдәге балалар санына бәйле. Шулай итеп, гаиләсендә өч бала булган кешеләр өчен бер яшькә кадәрге баланы 10,5 сәгатьлек төркемдә тоту-2940 сум, ә 12 сәгатьлек төркемендә 3351 сумга төшәчәк.


Фикер өстәү