Мәктәптә тиешенчә ашатмыйлар икән кайда мөрәҗәгать итәргә?

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, балаларның мәктәптә дөрес тукланмавын булдырмас өчен, ата-аналарга ведомствоның территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә чакырды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Видеоконференция вакытында спикер ата-аналар балаларның мәктәптә туклануына йогынты ясый аламы-юкмы дигән сорауга җавап бирде: «Ата-аналар әлеге проблеманы бик яхшы белә һәм аларда аны хәл итү алымнары булырга тиеш», — диде ул.

Аның сүзләренчә, Роспотребнадзорның ата-аналар өчен мәктәптә балаларның туклануына йогынты ясау турында методик базасы бар. Ата-аналар Роспотребнадзорның территориаль органнарына шикаятьләр белән дә, балаларның мәктәптә дөрес тукланмавын булдырмас өчен методик ярдәм сорап та мөрәҗәгать итә ала, дип өстәде ул.

 


Фикер өстәү